Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында "Филармониада" сәнгать фестивале турында матбугат конференциясе узачак

Бүген, 5 декабрьдә, 12.00 сәгатьтә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узачак матбугат конференциясе IX халыкара «Филармониада» сәнгать фестивале ачылышына багышлана.

Матбугат конференциясендә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры, фестиваль директоры Кадим Нуруллин, фестивальдә катнашучылар - ТР Халык уен кораллары дәүләт оркестры сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры Анатолий Шутиков, Омск Академия симфоник оркестры җитәкчесе һәм баш дирижер Дмитрий Васильев һәм фестивальнең координаторы, Татар дәүләт филармониясе директоры урынбасары Ренат Закиров катнаша.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сайтында матбугат конференциясенең онлайн-трансляциясе алып барылачак. Теләгән кешеләр видеога шәрехләрдә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алачак.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев