Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы һәм "Интертат.ру" электрон газетасы "Татнет йолдызлары" интернет матбугат чаралары республика бәйгесендә җиңү яулады

"Татар-информ" агентлыгы "Рус телендәге иң яхшы интернет-портал” номинациясендә җиңде.

Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе урынбасары Эльвира Әхмәтова сүзләренчә, быел бәйгегә катнашуга 35 гариза бирелгән булган. Гомум приз фонды 288 мең сум тәшкил иткән. “Быел без бәйге форматын бераз үзгәртеп, финалга чыгучыларга барысына бер төрле күләмдә 48әр мең сум премия тапшырырга булдык”, - дип билгеләп үтте ул.

Җиңүчеләр укучылар арасында популяр булу, яңартылу ешлыгы, дизайн, уңайлы интерфейс, социаль челтәрләр өчен ачык булу, аңлашучанлык һәм Татарстан дәүләт телләре кагыйдәләре һәм нормаларын үтәү критерийлары буенча билгеләнгән.

Жюри әгъзасы – КФУның татар журналистикасы кафедрасы мөдире Васил Гарифуллин бүләкләү тантанасында «Интернет мәгълүмат чаралары бүген иң тиз үсеш кичерүче тармак. Бик кызыклы эшләр булды, бәяләүдә төгәл критерийлар бар. Бәйге җиңүчеләре объектив бәяләнде. Киләчәктә катнашучылар тагын да күбрәк булыр дип ышанам, бу журналистикада иң перспективалы юнәлеш”,  - дип белдерде.

Җиңүчеләр алты номинациядә бүләкләнде.

“Рус телендә иң яхшы интернет-портал” дипломы “Татар-информ” агентлыгы генераль директоры Шамил Садыйковка тапшырылды.

Җиңүчеләр арасында шулай ук татар телендәге “Матбугат.ру” интернет-порталы һәм “Реальное время» интернет-газетасы да бар.

"Интертат.ру" электрон газетасы “Татар телендә иң яхшы электрон газета” номинациясендә җиңде.

“Татарстан – Яңа гасыр” телеканалы “Массакүләм мәгълүмат чараларының иң яхшы электрон версиясе” номинациясендә җиңде. “Татар телендәге массакүләм мәгълүмат чараларының иң яхшы электрон версиясе” номинациясендә  “Хезмәт” электрон газетасына тиңнәр табылмады.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев