Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Татар-информ"да Үзбәкстан татарлары делегациясе визиты турында сөйләячәкләр

Бүген, 18 октябрьдә, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында 15.00 сәгатьтә узачак матбугат конференциясе Үзбәкстан татарлары делегациясе визитына багышланачак.

Журналистлар белән аралашуда Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисенең Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар җәмәгать берләшмәләре эше буенча урынбасары Марс Тукаев һәм Үзбәкстан Республикасы татарларының иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге аксакаллар советы рәисе Рим Гыйниятуллин булачак.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сайтында матбугат конференциясенең онлайн-трансляциясе алып барылачак. Теләгән кешеләр видеога шәрехләрдә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алачак.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

   

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев