Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Татар-информ"да Тукайның "Серләүхәсез" әсәре нигезендә язылган документаль пьеса турында сөйләшәчәкләр

Иртәгә, ягъни 31 мартта,  11.00 сәгатьтә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында уздырылачак матбугат конференциясе “Калеб” иҗат берләшмәсенең яңа проектларына, аерым алганда Тукайның «Серләүхәсез» әсәре нигезендә язылган вербатимга (документаль пьесага)  багышлана. Матбугат конференциясендә “Калеб” иҗат берләшмәсе җитәкчесе Гүзәл Сәгыйтова, вербатим режиссеры Нәфисә Исмәгыйлова, проектта катнашучы Рәдиф Кашапов, композитор Зөлфәт Вәлиуллин катнашачак. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сайтында матбугат конференциясенең онлайн-трансляциясе алып барылачак. Теләгән кешеләр видеога шәрехләрдә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алачак.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев