Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Татар-информ"да ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының ел нәтиҗәләре турында сөйләшәчәкләр

Бүген, 28 декабрьдә, 13.00 сәгатьтә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында оештырылачак матбугат конференциясе Татарстан Республикасының Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының ел нәтиҗәләренә багышлана. Журналистлар белән аралашуда республиканың хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова катнашыр дип көтелә. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сайтында матбугат конференциясенең онлайн-трансляциясе алып барылачак. Теләгән кешеләр видеога шәрехләрдә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алачак. Матбугат конференциясенә гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырыла. Журналистларны аккредитацияләү pr@tatar-inform.ru электрон почтасы аша башкарыла.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев