Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Татар-информ"да татар телле интернет ресурсларның кулланылышы турында сөйләшәчәкләр

29 сентябрьдә сәгать 12.00дә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының конференц-залында (Декабристлар урамы, 2нче йорт, 1нче кат) “Татар интернеты кулланылышы мәсьәләләре” темасына багышланган матбугат конференциясе булачак.

Матбугат конференциясендә ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының электрон мәдәният бүлеге башлыгы Зәйниев Фәрит Хатыйп улы, "Татнетны үстерү фонды" башкарма директоры Гатауллин Раил Мәүләт улы, Бөтендөнья татар яшьләре форумы Шурасы вәкиле, Казан шәһәренең 2 нче санлы лицей-интернаты мөгаллиме Якупов Рашат Нух улы, Гыйлем.татар порталының баш мөхәррире Шәйхин Айдар Рәсим улы катнаша.

Аккредитация өчен электрон почта: pr@tatar-inform.ru

Игътибар: матбугат конференциясе татар телендә барачак.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев