Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

“Татар-информ”да татар рестораторлары милли ризыкларга кызыксыну уяту хакында сөйләячәк

31 май көнне, 11.00 сәгатьтә, “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында Татар ашлары халыкара федерациясе рәисе, ресторатор Резеда Хөсәенова, “Татар утары” ресторан комплексы директоры Венера Шаһиәхмәтова һәм “Түбәтәй” хәләл тиз туклану рестораннар челтәре җитәкчесе Солтан Сафин катнашында матбугат конференциясе узачак. Очрашуда сүз FIFA дөнья чемпионаты узган көннәрдә татар кулинар индустриясе өлкәсенә кызыксыну уяту хакында барачак. "Татар-информ" сайтында матбугат конференциясеннән онлайн трансляция оештырылачак. Сорауларны онлайн-видеога комментарий аркылы яисә WhatsApp мессенджеры аша +7 (927) 037-91-10 номерына юлларга мөмкин. Аккредитация өчен электрон почта: pr@tatar-inform.ru

Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев