Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Татар-информ"да "Тапшырылмаган хатлар" фильмын тәкъдим итәчәкләр

Бүген, 30 ноябрьдә, 11.00 сәгатьтә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узачак матбугат конференциясе «Тапшырылмаган хатлар» фильмын тәкъдим итүгә багышланачак.

Журналистлар белән аралашуда «Татарстан – Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов, проект җитәкчесе, фильмның продюсеры Фәрит Галиев, сценарист Дан Дамаскин, режиссер-куючы Рөстәм Рәшитов һәм икенче режиссер, фильмның тавыш режиссеры Илсөяр Дамаскин катнашыр дип көтелә.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сайтында матбугат конференциясенең онлайн-трансляциясе алып барылачак. Теләгән кеше видеога шәрехләрдә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алачак.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев