Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Татар-информ"да Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә үткән Сабантуйлар турында сөйләшәчәкләр

Бүген сәгать 12дә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узачак матбугат конференциясе 2016 елда Россия Федерациясе төбәкләрендә, якын һәм ерак чит илләрдә үткән Сабантуй бәйрәме йомгакларына багышланачак.

Анда Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәрипова, Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге директоры Фәнзилә Җәүһәрова һәм Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе урынбасары Марс Тукаев катнаша.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сайтында матбугат конференциясенең онлайн-трансляциясе алып барылачак. Теләгән кешеләр видеога шәрехләрдә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алачак.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев