Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Татар-информ"да күпмилләтле дәүләт шартларында телләрне үстерү турында сөйләшәчәкләр

Иртәгә, 29 ноябрь, сәгать 10да "Татар-информ" матбугат үзәгендә "КФУда үткән “Күпмилләтле дәүләт шартларында туган телләрне саклау һәм үстерүгә багышланган Халыкара фәнни-гамәли форум” эзеннән: нәтиҗәләр һәм перспективалар" темасына багышланган матбугат конференциясе булачак.

Матбугат конферениясендә КФУның филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры, профессор Рәдиф Рифкать улы Җамалетдинов; КФУның филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директорының уку-укыту эшләре буенча урынбасары, доцент Рамил Хәмит улы Мирзаһитов; Г.Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәнияте бүлеге мөдире, профессор Әлфия Шәүкәт кызы Йосыпова; Татар теле кафедрасы мөдире, доцент Гөлшат Рәис кызы Галиуллина; Татар әдәбияты кафедрасы мөдире, доцент Әлфәт Мәгъсүмҗан улы Закирҗанов катнашак.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев