Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Татар-информ"да "Калеб. Яңа дулкын" шигъри бәйгесенең нәтиҗәләренә багышланган матбугат конференциясе узды

Шигърияткә килгән яңа буынның иҗатында заманда булган бөтен яңалыкны үз эченә алган, яшь шагыйрьләрнең иҗатында Мөдәррис Әгъләм, Зөлфәтләрдәге "җете образлылык" белән бергә эксперименталь образлар һәм шәһәр тоемнары бар. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгындагы "Калеб. Яңа дулкын" шигъри бәйгесенең нәтиҗәләренә багышланган матбугат конференциясендә язучы, шагыйрь Татарстан Министрлар Кабинеты Аппаратының мәдәният һәм Татарстан Республикасы халыклары телләрен үстерү бүлеге баш консультанты Галимҗан Гыйльманов белдерде.

"Татар-информ" агентлыгындагы "Калеб. Яңа дулкын" шигъри бәйгесенең нәтиҗәләре хакындагы матбугат конференциясендә “Калеб” проекты җитәкчесе Гүзәл Сәгыйтова, шигъри бәйгенең финалга үткән җиңүчесе Казан дәүләт энергетика университеты аспиранты Азат Миргаязов, "Ялкын" журналының баш редакторы Йолдыз Миңнуллина, Татарстан Министрлар Кабинеты Аппаратының мәдәният һәм Татарстан Республикасы халыклары телләрен үстерү бүлеге баш консультанты, язучы Галимҗан Гыйльманов катнаша.

Исегезгә төшерәбез: узган атнада “Калеб” яңа буын җыены "Яңа дулкын" дип аталучы шигъри бәйге башлады. Әлеге проектның максаты яшь, талантлы иҗатчыларны киң җәмәгатьчелеккә таныту, сәхнәгә чыгарып, яшьләргә тәҗрибәле шагыйрьләрнең, сәнгать әһелләренең киңәшләрен ирештерүдән гыйбарәт.

Г.Камал театрының кече залында оештырылган беренче кичәдә 6 остаз 17 яшь шагыйрь иҗатына бәя бирде. Жюрида язучы, шагыйрь, әдәбият галиме Галимҗан Гыйльманов, рәссам Булат Гыйльванов, шагыйрә Илсөяр Иксанова, композитор Эльмир Низамов, кинорежиссер Илшат Рәхимбай, язучы Фәүзия Бәйрәмова утырды.

17 иҗатчыдан 10сы жюри сынауларын уза алды. Алар – Эльнар Байназаров, Ләйлә Хәбибуллина, Гөлүсә Шиһапова, Азат Миргаязов, Римма Фәррахова, Гөлзилә Гафурова, Гөлназ Газизова, Алсу Сәлахова, Гүзәл Закирова, Эльвира Рәфыйкова.

Гыйнвар аенда "Калеб" яңа буын җыены “Яңа дулкын” проектының икенче этабын үткәрәчәк. Сайлап алынган 10 шагыйрь шигъри спектакль күрсәтәчәк.

"Калеб" яңа буын җыены иҗади проекты 2013 елда барлыкка килде. Рәсми сайтында аның максаты "төрле өлкәдә иҗат итүчеләрне бер казанда кайнату һәм киләчәктә аларның уртак эшләрен алкышлау" дип билгеләнгән. Проект авторы - Казан дәүләт консерваториясе доценты, журналист Гүзәл Сәгыйтова. 

"Татар-информ"да матбугат конференциясен әлеге сылтама буенча карарга була.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев