Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Татар-информ"да җирле үзидарә органнарындагы ришвәтчелекне кисәтү турында сөйләшәчәкләр

16 ноябрьдә сәгать 10да «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узачак матбугат конференциясе Татарстан Республикасында җирле үзидарә органнарындагы ришвәтчелек күренешләрен кисәтүгә багышлана.

Матбугат конференциясендә ТР Президентының ришвәтчелеккә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәнең оештыру бүлеге мөдире Алексей Панкратов, Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев, Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин һәм Аксубай муниципаль районы башлыгы Камил Гыйльманов катнаша.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сайтында матбугат конференциясенең онлайн-трансляциясе алып барылачак. Теләгән кешеләр видеога шәрехләрдә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алачак.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев