Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Татар-информ"да III Халыкара үзешчән композиторлар конкурсына багышланган матбугат конференциясе узачак

27 октябрьдә, 10.00 сәгатьтә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында III Халыкара үзешчән композиторлар конкурсына багышланган матбугат конференциясе узачак.

Чарада Казан дәүләт мәдәният институты профессоры, конкурс жюрие рәисе Маргарита Фәйзулаева, Татарстан Республикасы «Барлау» Халыкара үзешчән композиторлар иҗтимагый оешмасы рәисе һәм проект авторы Риф Гатауллин, Казан дәүләт мәдәният институтының музыка һәм музыкаль-педагогик белем кафедрасы мөдире Татьяна Гордеева катнаша.

«Татар-информ» агентлыгы сайтында матбугат конференциясенең онлайн-трансляциясе оештырылачак. Видеога комментарийларда сораулар бирергә мөмкин.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев