Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Татар-информ"да Һиндстанның РФ Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле вәкиле белән очрашу оештырыла

Бүген, 15 ноябрьдә, 17.00 сәгатьтә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясе Һиндстан Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле вәкиле визитына багышлана.

Матбугат конференциясендә Һиндстан Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле вәкиле Панкадж Саран һәм Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә минстры вазифасын башкаручы Алмаз Хөсәенов катнаша.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сайтында матбугат конференциясенең онлайн-трансляциясе алып барылачак. Теләгән кешеләр видеога шәрехләрдә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алачак.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев