Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Татар-информ"да "Әлмәндәр варислары" II Халыкара балалар театр иҗаты фестиваль-бәйгесе турында фикер алышачаклар

Иртәгә, 10 февральдә, 13:00 сәгатьтә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясе үтәчәк. Ул Шәүкәт Биктимеров исемендәге “Әлмәндәр варислары” II Халыкара балалар театр иҗаты фестиваль-бәйгесенә багышланачак. Матбугат конференциясендә чараны оештыручылар катнашачак. Алар – Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы вәкиле, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының фәнни эшләр буенча проректоры Рафаэль Вәлиев, фестивальнең башкарма директоры Илсөяр Шиһапова , “Мәйдан” телеканалының баш режиссеры Эдуард Үтәгәнов. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы сайтында матбугат конференциясенең онлайн-трансляциясе алып барылачак. Теләгән кешеләр видеога шәрехләрдә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алачак. Матбугат конференциясе татар телендә барачак. Матбугат конференциясенә гаммәви матбугат чаралары вәкилләре чакырыла. Журналистларны аккредитацияләү pr@tatar-inform.ru электрон почтасы аша.
Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев