Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Татар-информ"да беренче "Россия студентлар атналыгы" Бөтенроссия форумын үткәрү турында сөйләячәкләр

Бүген сәгать 12 дә «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә беренче «Россия студентлар атналыгы» Бөтенроссия форумын үткәрү турында сөйләячәкләр.

Анда Татарстан Республикасы «Яшь гвардия» җитәкчесе Динар Бариев һәм Татарстандагы «Россия студентлар атналыгы» программасы директоры Екатерина Липина катнаша.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сайтында матбугат конференциясенең онлайн-трансляциясе алып барылачак. Теләгән кешеләр видеога шәрехләрдә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алачак.

Матбугат конференциясенә массакүләм матбугат чаралары вәкилләре чакырыла. Журналистларны аккредитацияләү pr@tatar-inform.ru электрон почтасы аша.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев