Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Татар-информ" агентлыгында "Глаголица" әдәби премиясенә дәгъва итүчеләр исемлеге игълан ителәчәк

5 октябрьдә, 14.00 сәгатьтә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында«Глаголица» балалар әдәби премиясенә дәгъва итүчеләр исемлеген игълан итүгә багышланган матбугат конференциясе уза.

Чарада «Счастливые истории» балаларга ярдәм итү хәйрия фонды директоры Ирина Хөснетдинова, рус шагыйре, тәрҗемәче, Татарстан Республикасы атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия Язучылар берлеге әгъзасы Лилия Газизова һәм шагыйрь, Төркия Язучылар берлегенең Н.Кемаль исемендәге премиясе лауреаты Рифат Салахов катнаша.

«Татар-информ» агентлыгы сайтында матбугат конференциясенең онлайн-трансляциясе оештырылачак. Видеога комментарийларда сораулар бирергә мөмкин.

ММЧ вәкилләре матбугат конференциясендә катнашырга чакырыла. Аккредитация өчен электрон почта: pr@tatar-inform.ru.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев