Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Татар иле" проектының алга таба үсеше мәктәп электрон энциклопедиясе форматында күзаллана

Бу хакта “2014-2020 елларга Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәтен тормышка ашыру” һәм “Татар халкының милли үзенчәлеген саклау (2014-2016 еллар)" Татарстан Республикасы дәүләт программаларын тормышка ашыру мәсьәләләре буенча Иҗтимагый советның киңәйтелгән утырышында Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Гөлназ Исмәгыйлева хәбәр итте. “Татар иле” интернет-проектын тормышка ашыруның координацияләү буенча ведомствоара эшче төркем төзелгән. Проектның координаторы – Татарстанның Мәгарифне үстерү институты. Укучылар өчен электрон энциклопедия – ул мәктәп программаларының этно-региональ өлешенә: Татарстан тарихы һәм татар халкы, Татарстан Республикасының физик һәм экономик географиясе, Татарстан районнары географиясе, татар музыкасы һәм сынлы сәнгате, халык иҗаты, татар теле һәм әдәбиятына багышланган коммерцияле булмаган мәгариф-агарту проекты. Укучылар өчен электрон энциклопедия – укучыларга, аларның ата-аналарына һәм укытучыларга республикабызның тарихын, мәдәниятен һәм табигагатен өйрәнү өчен белешмә буларак төзелә. Интернет челтәрендәге бу ресурска тарих буенча рус телендә – 150, татар телендә – 90 мәкалә, республика географиясе буенча сигез блок мәкалә кертелгән, 300 китапның пдф-файлы урнаштырылган, 80 видео файл бар. Тарих (150 мәкалә), рәсем сәнгате (129 мәкалә), музыка (179 мәкалә) һәм география (360 мәкалә) бүлекләре буенча 800дән артык мәкалә әзерләнгән. Алты төр уен һәм тестлар эшләнгән. Сайт даими рәвештә тулыландырылып барылачак. Ел дәвамында 500ләп мәкалә, аудио һәм видеоматериал урнаштырылыр дип планлаштырыла. Проект “Татар халкының милли үзенчәлеген саклау (2014-2016 еллар)" Татарстан Республикасы дәүләт программасы нигезендә эшләнде, программа тагын өч елга озайтылгач, “Татар иле” проектының алга таба да дәвам итү мөмкинлеге бар.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев