Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Татар хатын-кызлары беркайчан да яулык бәйләмәгән дию, ялган гына түгел, ә ата-бабаларыбызга яла ягу да" - Илдар хәзрәт Баязитов

“Татар хатын-кызлары беркайчан да яулык бәйләмәгән дию, ялган гына түгел, ә ата-бабаларыбызга яла ягу да. Бу кайбер татар мөселманнарын татар мәдәниятеннән этәрергә мөмкин”, - дип белдерде Татарстан мөфтие урынбасары, “Ярдәм” мәчете имам хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитов. Бу хакта Татар-ислам агентлыгы яза. "Бүген кайбер милли татар мәдәнияте эшлекләре тарафыннан татар хатын-кызлары беркайчан да яулык бәйләмәгән (бүген хиҗап диләр, ягъни гаурәтне каплый торган кием) дигән ялган фикер алга сөрелә", - ди  Илдар хәзрәт Баязитов. Шәһәр буржуазиясенең фотолары татар калфактан йөргән дигән ялган фикерне китереп чыгарган - Илдар Баязитов “Хәзер дин тотучы мөслимәләргә аларның тормыш рәвеше татарныкы түгел дигән фикерне бик тырышып сеңдерәләр. Киеме дә, гореф-гадәте дә татарныкы түгел икән. Моның белән без нәрсәгә ирешәбез соң? Алар, әлеге фикергә ышанып, татарлар өчен традицион булган исламнан ерагаеп, дөреслекне Якын Көнчыгыштагы җимергеч агымнар арасында эзли башламагае. Диндәге мөслимәнең чәчләрен күрсәтеп, калфак кидерергә ярамый бит инде! Беренчедән, элек калфакны шәһәрдәге яшәүче татарларның бер өлеше, нигездә, буржуазия вәкилләре кигән. Алар еш кына фотосурәткә дә төшкән. Бу фотосурәтләр татарлар калфактан йөргән дигән ялган фикерне китереп чыгарган да инде. Чынлыкта шәһәр татарлары арасында калфак XIX гасырның икенче яртысында гына модага керә. Ул вакытта да әле татар хатын-кызларының күпчелеге, гаурәтләрен каплап, яулык бәйләп, озын җиңле, итәкле киемнәр киеп йөргән. Алар дини булу һәм финанс ягыннан кысынкылык сәбәпле фотосурәтләргә сирәк төшкән. Дөреслек тә – фотолар санында түгел, ә тормыш-чынбарлыкта. Икенчедән, мөслимәләргә ташланучы дөньяви татарлар үзләре дә көндәлек тормышта калфак кими. Татарныкы булмаган Европа киемнәренә өстенлек бирә. Ул чакта нишләп алар үзләрен башкаларны тәнкыйтьләргә хокуклы дип саный? Нәтиҗәдә без татар традицияләренә туры китереп киенмәгән дөньяви татарларның мөслимәләр татар мәдәниятеннән ерак дип сүгүенә шаһит булабыз. Бу мөслимәләрне татар мәдәниятеннән этәрү һәм аларның милли татар дөньяви җирлектә яшәүче оппонентлары икейөзләнә (мөселманнар өчен куркыныч гөнаһ) дип ышандырырга тырышу өчен яхшы алым. Ә бу инде экстремистик идеологлар өчен менә дигән аргумент. Исламофобия деструктив идеологияләр өчен менә дигән җирлек тудыра”, - дип белдерде Татарстан мөфтие урынбасары. Исегезгә төшерәбез, “Ак калфак ” Бөтендөнья татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова "Татар-информ"га: "Мин яулыкны куркыныч итеп түгел, матур итеп бәйләү яклы. Без кайчак үзебезнең мөселманның татары икәнлегебезне оныта башлыйбыз. Без мөселманның татары булып калырга тиеш дип уйлыйм. Безнең традицияләргә туры килмәгән итеп киенүгә мин каршы. Әнә, үзбәк, казах кызлары бик матур итеп йөри, карап кына торасы килә, бөркәнеп куймыйлар бит", - дип белдергән иде. Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтытың этнология тикшеренү бүлеге фәнни хезмәткәре Динә Гатина-Шәфыйкова: "Хәзер татарлар еш кына иске фоторәсемнәргә сылтама ясый да, элек хатын-кызлар яулык кимәгән дия. Ләкин бер фоторәсем хакыйкатьне тулысы белән ачмый. Миңа калса, алар бөтен ситуациянең 15 процентын гына күрсәтә. Бу фотографияләр, нигездә, узган гасырның унынчы, егерменче елларында ясалган. Аларның күбесе шәхси ательеларда төшерелгән һәм бары тик гаилә альбомында, чит кешеләр күзеннән читтә сакланган. Шуңа күрә без бер фотографиядән чыгып, урам модасы нинди булганы турында фикер йөртә алмыйбыз”, - диде.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев