Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Татар халкының тырыш, эшчән сыйфатларын югалтырга ярамый" - Алтай шагыйре Бронтой Бедюров

Көнчыгыш белгече-тюрколог, Алтай Республикасының Язучылар берлеге рәисе һәм халык язучысы Бронтой Бедюров Татарстанда югалган авыллар мәсьәләсенә үз фикерен белдерде. “Бүгенге көндә Татарстан кебек эре төбәктә 300 авылның юкка чыгу ихтималын ишетү мине гаҗәпкә калдырды. Һәр төбәктә, гадәттә, беренче чиратта татар авыллары гөрләп яшәде, алар үзләренең төзек каралты-курасы, мал тулы абзары белән башкалардан аерылып торды. Татар халкының бу тырыш, эшчән сыйфатларын югалтырга ярамый”, – диде Алтай шагыйре. Бу атнада Казанда кунак булган Бронтой Бедюров “Безнең мирас” журналы редакциясе югалган авыллар темасына багышлап үткәргән “түгәрәк өстәл”дә катнашты.
Алтай Республикасы вәкиле үз төбәге мисалында, Татарстанга атлар үрчетү белән җитди шөгыльләнергә киңәш итә. “Безнең Алтай Республикасында бер шәһәр юк, башкалабыз Горно-Алтайск бистә кебек кенә. Бөтен кеше авылларда, бистәләрдә көн күрә. Үзгәртеп кору елларында колхозлар беткәч, әлбәттә, бездә дә халыкка җиңел булмады. Ләкин кешеләр авыл хуҗалыгы, терлекчелек белән шөгыльләнүен дәвам итте. Бүген бездә кымызны ел әйләнәсендә җитештерәләр, ә итне инде японнар, французлар сатып алырга теләк белдерде. Холестериннан азат ат ите, казылык җитештерү Татарстанның авыл хуҗалыгына, авылларына да зур этәргеч булачак дип уйлыйм”, – ди Бронтой Бедюров.
Алтай Республикасының халык язучысы: “Авыл – ул яшәү урыны гына түгел, ә милләтнең тамыры, милли үзенчәлекләрне, көнкүрешне, мәдәниятне, традицияләрне, туган телне саклау җирлеге дә. Агачның ботаклары никадәр җәелеп үсмәсен, әгәр аның тамыры корыса, гомере озын булмас", – дип ассызыклады.
"Чынлыкта, безнең кебек бик аз сандагы халыклар белән чагыштырганда, икътисади яктан көчле Татарстанда һәм халык саны буенча илдә икенче урында торган татар халкында бу мәсьәләләр алай кискен тормаска тиеш. Республикада социаль мәсьәләләрнең ни рәвешле уңай хәл ителүе аеруча хөрмәт уята. Россия бит Япония түгел, җирләребез күп, иркен, җир җитмәгән кебек авылларны бетереп, шәһәрләрдә укмашып яшәмик”, – дип теләкләрен җиткерде алтай шагыйре.
Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев