Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татар халкының танылган җырчысы Әлфия Авзаловага багышланган беренче халыкара фестиваль-конкурс узачак

Казанның мәдәният институтында Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе иясе, татар халкының танылган җырчысы Әлфия Авзаловага багышланган беренче халыкара фестиваль-конкурс узачак. Бу хакта "Татар-информ" хәбәрчесенә Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, җырчы Венера Ганиева хәбәр итте. Фестивальнең оештыручылары – Татарстан республикасының мәдәният министрлыгы, ТР президенты каршындагы мәдәниятне үстерү фонды, Казан шәһәре мэриясе, Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстанның халыклар дуслыгы йорты, Казан дәүләт мәдәният институты, Рус-Америка фонды һ.б. Фестиваль-конкурста СНГ һәм Ерак Көнчыгыш илләре, Россиянең төрле регионнарыннан булган югары уку йортлары, махсус белем бирү оешмалары, музыка көллиятләре катнаша ала. Фестиваль түбәндәге номинацияләргә бүленә: академик вокал (вокал-соло, дуэт, вокаль ансамбль), халыкчан башкару (вокал-соло, дуэт, вокаль ансамбль), эстрада (вокал-соло, дуэт вокаль ансамбль), джаз (вокал – соло, дуэт, ансамбль), хор, остаз һәм укучы (дуэт, трио, квартет, квинтет), нәфис сүз, хореография (халык биюе, классик бию, эстрада биюе). Һәр номинациядә катнашучылар төрле яшь категорияләренә аерыла: 15-18 яшь (I яшь төркем), 19-25 яшь (II яшь төркем), 25 яшьтән алып өлкән яшькә кадәр (өлкән яшьтәге төркем). "Фестиваль-конкурс ике турда уздырыла. Катнашучылар озынлыгы дүрт минуттан да артмаган икешәр әсәр башкара (һәр турда бер әсәр). Беренче турда Әлфия Авзалова репертуарыннан җыр җырларга кирәк булса, икенче турда катнашучы үзе теләгән әсәрне башкара ала. Әлфия Авзалова репертуарыннан иң яхшы башкаручы дип табылган конкурстантка махсус бүләк бирелә. Фестиваль-конкурсның Гран-при иясенә сольный альбом яздыруга сертификат тапшырылачак һәм гастроль турда катнашу мөмкинлеге булачак. I дәрәҗә лауреатларына РФ һәм ТР буйлап гастроль турда катнашу мөмкинлеге бирелә", - диде Венера Ганиева. Венера Ганиева сүзләренчә, Конкурс-фестивальнең 2018 елның 20-22 октябрь көннәре үтәчәк. "Гаризалар 2018 елның 15 октябренә кадәр sandugachalfiya@mail.ru электрон почтасында һәм аvzalovafoundation.org сайтында кабул ителә. 22 октябрьдә Гала-концертта фестивальгә йомгаклар ясала, лауреатлар һәм дипломантлар билгеләнелә. Конкурста җырланачак әсәрнең ноталарын алдан ук җибәрү сорала", - диде ул. "Шулай ук катнашучылар өчен өстәмә чаралар да каралган: җырлау осталыгы буенча мастер-класслар, Татарстанның, Россиянең һәм чит илнең мәдәният хезмәткәрләре белән иҗади очрашулар булачак. Әлеге фестиваль ике елга бер мәртәбә Казанда оештырылачак. Фестивальнең гала-концерты Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Россиянең башка шәһәрләрендә, чит иллләрдә дә үткәрелү күздә тотыла", - диде Венера Ганиева.
Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев