Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татар халкының иң зур проблемасы - телне саклап калу

Бу фикерне кичә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә Дәүләт думасы депутаты, Татар милли-мәдәни Федераль автономиясе советы рәисе Илдар Гыйльметдинов белдерде.

"Бер мисал китерәм: берничә ел элек без милли мәсьәләләргә кагылышлы тәҗрибәне өйрәнү өчен Шотландиягә, Уэльска бардык. Шотландиялеләр еламыйлар гына - телләре юкка чыккан. Аларның чыгып бии торган итәкләре дә бар, җырлыйлар да. Ләкин шотланд теле (ә ул булган һәм ул инглиз теленнән аерыла) – юк.  Хәзер зур көчләр түгеп, ниндидер программалар чыгарып, телне кире кайтарырга маташалар. Ләкин яшьләр телдән киткән инде", - дип сөйләде Илдар Гыйльметдинов. "Без дә, татарлар, җырларбыз да, биербез дә ул. Ләкин телне саклау – иң мөһиме", - диде ул.

Депутат фикеренчә, Россия Дәүләт Думасында милли мәсьәләләр юнәлешендә эшләү өчен мәгариф комитетыннан да кирәклерәк башка комитет юк. "Мәгариф системасында милли идеяләрне алга этәрергә була, моның өчен без төрле программалар әзерлибез, планнарыбыз зур. Думада да, милли-мәдәни автономиядә безнең бурыч - Россия регионнарындагы татар компоненты булган мәктәпләр өчен укы-укыту, дидактик әсбаплар эшләп чыгару, укучыларга туган телләрен үзләштерүдә ярдәм итү", - диде Гыйльметдинов.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев