Татар халкының "Идегәй" тарихи героик-эпик дастанын эстон теленә тәрҗемә итүче Пеетер Илус материаллар туплау өчен Казанга килде

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына интервьюсында ул бу хезмәткә ни өчен алынганын һәм татар дастанының эстон халкы өчен ни өчен кирәк икәнлеген сөйләде.

- Татар эпосына алыну идеясе кемнеке иде?

- Мин Эстоннар язучылар берлегендә нәшир. Кыргызларның “Манас” дастанын тәрҗемә иткән өчен мине Кыргызстан вәкилләре бүләкләде. Шуңа багышланган кичәдә минем янга Эстониядә яшәүче татар килде һәм татар эпосы “Идегәй”гә дә игътибар итәргә кушты. Мин бу әсәр хакындагы материаллар белән таныштым. Алтын Урда белән бәйле вакыйгалар бик кызык тоелды, шуңа күрә мин бу эшкә тотынырга ризалаштым һәм Казанга килеп, мондагы китапханәләрдәге хезмәтләр белән танышырга булдым. Мин әле Липкин тәрҗемәсендәге “Идегәй” дастанын укый гына башладым. Шулай ук менә Равил Фәхретдиновның “Татар халкы тарихы” белән танышам.

Мин Казанга татар рухын эзләп килдем. Кайбер әйберләрне интернеттан гына да алырга мөмкин, әмма минем өчен вакыйга булган урында булу аерым әһәмияткә ия. Шимбә көнне мин Татарлар конгрессы әзерләгән чарада булдым. Без Г. Тукай туган авылда булдык. Район үзәгендә үзбәк татарларының концертларында булдык. Минем өчен шушы милли рухны тою бик мөһим.  Казан бик матур шәһәр. Борынгы татар авылының көнкүреше миңа таныш булып тоелды. Ул әз генә эстонныкына да охшаган. Бездә дә кайчандыр шундый салам түбәле йортлар булган. Татарларны мин үз тарихларын күңелләренә сеңдергән, европалашкан кешеләр дип атар идем.

- Төрки әсәрләрне эстон теленә тәрҗемә итү эстон халкына нәрсә бирә?

- Ул халыкларны тарихи планда бер-берсенә якынайта. Кеше укымышлы булса, ул һәркем өчен әһәмиятле. Кызганыч каршы, яшьләр хәзер бу мәсьәләгә тиешле игътибар бирми.

Алтын Урда вакыты шактый катлаулы чор. Безнең халыклар арасында тарихи параллельләр бар. Мин укучы өчен шушыларны күрү кызык булыр дип уйлыйм. Бер яктан безгә алман, христиан орденнары һөҗүм итә, икенче яктан православиенең тәэсире була. Ике уртада калган эстон халкы бәйсезлекне нәкъ менә XIII гасырда югалта. Татар дәүләте дә  заманында ике урталыкта калган булган.

Икенчедән, эстоннар фин-угор халыкларына карый. Сезнең дә бит бөтен төньяк күршеләрегез фин-угорлар. Бу яктан караганда да, безнең уртаклыклар бар дип саныйм.

Фин-угор халыклары Иртыш буйларында ук яшәгән, ханты-мансилар әле дә шунда яши. Образлы итеп әйткәндә, без күршеләр булганбыз. Безнең халыклар арасында уртаклыклар күп. Мин бу эпосны фәнни итеп түгел, укучыга кызыграк итәргә телим.

- Тәрҗемә шигъри формада булачакмы?

- Ул чәчмә дә, тезмә дә булачак. Мин хәзерге вакытта Г. Тукайның эстон теленә тәрҗемә ителгәнме икәнлеген тикшерергә кирәк дигән нәтиҗәгә килдем. Бу эш совет чорында башкарылганмы-юкмы, әйтә алмыйм, тәрҗемә ителгән булса, бу эш ни рәвешле башкарылган, шуны тикшерәм. Әгәр тәрҗемә ителмәгән булса, бу минем “Идегәй”дән соңгы эшем булачак.

- Татарча өйрәнә башладыгызмы әле?

- Әлегә юк. Мин эстон, рус, фин телләреннән тыш бераз немецча һәм инглизчә беләм. Телләргә бик сак карыйм. Миңа алдагы эшем буенча Кыргызстанга барырга туры килде. Анда заманында Мәскәүдә укып кайткан тюрколог дусларым да, җирле татарлар да бар. Сорауларым туганда алар миңа ярдәм итә. “Манас”ны мин фин һәм рус телләреннән тәрҗемә иттем.

- Нәшер итү, тәрҗемә эшен кем финанслый?

- Әлегә белмим. Безнең Эстониядә "Мәдәни капитал" дигән оешма бар, алар төрле телләрне үстерү юнәлешендә финанслар бүлеп бирә. Бәлки, шуннан нинди дә булса ярдәм булыр. Дөресен генә әйткәндә, мин бу хакта уйламадым да. Бәлки сезнең яктан да нинди дә булса ярдәм булыр. Мин бу эшне тематик иллюстрацияләр белән, күләмле китап итеп чыгармакчы идем. Карарбыз.

- Эстон теленнән татар теленә нинди әсәрне тәрҗемә итәргә кирәк дип саныйсыз?

- Карел-фин эпосыннан “Калевала”ны тәкъдим итәр идем. Язылу тарихы белән ул “Манас”ка якын. Беренче тапкыр ул XVIII гасырда нәшер ителә. Анда тарих та, мәхәббәт тә бар. “Манас”та каһарманлык өстенлек итә. “Манас”ны без академик басма итеп тәрҗемә иттек. Эстония Президенты Кыргызстанга эшлекле сәфәре вакытында аны үзе белән алды һәм аларның Президентына бүләк итеп калдырды. Мин “Идегәй”не дә шул ук дәрәҗәгә ия булыр дип саныйм.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: