Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Татар халкын бүлгәләргә ярамый, ул – бердәм"

Бөтендөнья татар конгрессы структурасында үзгәрешләр көтелә. Бу хакта журналистлар белән очрашу барышында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров хәбәр итте. "Татар халкын бүлгәләргә ярамый, ул – бердәм. Без 2000 еллар башында ук татарларны бүлгәләмәс өчен дин әһелләре белән элемтәгә кереп, алар белән уртак эшчәнлек оештырдык. Халыкны дин тотучылар һәм дин тотмаучыларга бүлеп карарга ярамый. Төбәкләрдә дини оешмалар белән милли оешмаларның кулга-кул тотынып эшләвенең нәтиҗәсе күренә. Федераль татар автономиясе белән дә без бергә эшлибез. Аның составына кергән оешмалар Бөтендөнья татар конгрессына да керә һәм без уртак эш башкарабыз. Киләсе съезда бердәм эшчәнлек турында сүз булачак һәм документлар да кабул ителәчәк", – дип аңлатма бирде Ринат Закиров. Билгеле булганча, съезд 2017 елның 2-6 август көннәрендә Казан шәһәрендә узачак. 2 августта делегатлар “Татар халкының телен һәм рухи мирасын саклау һәм үстерү платформасы”; “Гаилә, демография, милли тәрбия”; “Татар эшмәкәрлеге һәм иганәчелек” дип исемләнгән дискуссия мәйданчыкларында эшлиячәк, фикер алышачаклар. Шулай ук әлеге көнне “Татар мөһаҗирлеге музее һәм татар халкының портрет галереясе” дип исемләнгән түгәрәк өстәл дә оештырылачак. 3 август көнне М.Җәлил исемендәге Опера һәм балет театрында чараның пленар утырышы узачак. Пленар утырышта Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм аның каршында эшләүче иҗтимагый оешмаларның узган 5 ел аралыгындагы эшчәнлегенә нәтиҗәләр чыгарылачак. Пленар утырышта дискуссия мәйданчыклары эшләренә нәтиҗә ясау, Съезд резолюциясен кабул итү, “Бөтендөнья татар конгрессы” иҗтимагый берләшмәләренең халыкара берлеге уставына үзгәрешләр кертү, Бөтендөнья татар конгрессының җитәкче органнарын сайлау да булачак. Шулай ук әлеге көнне театр фойесында “Татарстан Республикасының визит картасы” дип исемләнгән фотоэкспонат күргәзмә дә тәкъдим ителәчәк. 4 августта делегатлар “Корстон” сәүдә-күңел ачу комплексында оештырылган “Татарстан Республикасының социаль-икътисадый, сәнәгать объектлары” күргәзмәсе белән танышачаклар. 5 август көнне Съезд делегатлары һәм кунаклар Татарстан Республикасының Кукмара, Арча, Теләче, Балтач районнарына, Болгар музей-тыюлыгына сәфәр кылачак. Шулай ук съезда катнашучылар өчен мәдәни программа да каралган. Алар Казан Кирмәнендә узачак Халыкара “Түгәрәк уен” татар фольклоры фестивале, “Уйнагыз, гармуннар” бәйрәмендә катнашачак, “Казан” бию ансамбленең “Казан хәзинәсе” тарихи-хореографик спектаклен һәм Татар халкының сәнгать осталары концертын тамаша кылачак.  
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев