Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Татар халкы татар телендә сөйләшми икән – димәк, безнең бөтен кылган гамәлләребез юкка чыга" - Разил Вәлиев

“Без законнар язабыз, дәүләт программалары әзерлибез, әмма да ләкин, законнар язып та, программалар әзерләп тә, татар халкы татар телендә сөйләшми икән – димәк, безнең бөтен кылган гамәлләребез юкка чыга, без юкка эшлибез дигән сүз”, - дип, үз эшләренә катгый таләп куйды Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев «Дулкыннар» республикакүләм бәйгесендә. Ул әлеге бәйгедә үз эшенең дә нәтиҗәсен күреп, укытучыларның фидакарь хезмәтләренә дә сокланып, балаларга рәхмәтле булып утыруын әйтте. Быел бәйге Разил Вәлиев иҗатына багышланган иде, һәм 500дән артык бала аның шигырьләрен әзерләп килгән. Гран-при да “Нәфис сүз” номинациясендә тапшырылды. Бәйгенең иң зур бүләген Арча малае Таһир Кәримовка Разил Исмәгыйлевич үзе тапшырды һәм Рафаэль Сәхәбиев башкаруындагы җыр тексты буларак күпләргә мәгълүм шигырен сөйләп, нәфис сүз патшалык иткән бәйгегә йомгак ясады: “...Туган телдә җырлый чишмә, Туган телдә шаулый таллар. Туган телдә дәшсәм генә, Туган җирем мине аңлар. Туган телдә дәшсәм генә, Туган халкым мине аңлар”.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев