Татар матбугаты
"Татар халкы шикелле нәзакәтле халыкны беркайда күргәнем юк" - Айдар Фәйзрахманов (ӘҢГӘМӘ)
Казандагы Филармония залында узган Татарстан фольклор музыкасы дәүләт ансамбленең сәнгать җитәкчесе Айдар Фәйзрахманов иҗат иткән җырлардан төзелгән концертны тамашачы бик җылы кабул итте. Һәр чыгыш көчле алкышларга күмелде. Башыннан азагына кадәр моң дәрьясына чумдык. Юкса кичә уен-көлкегә, шаккатыруга да корылмаган. Җыр, бию, шигырь һәм артык бер сүз дә юк. “Алып калыр өмет...” дигән яңа программа хакында Айдар Фәйзрахманов белән әңгәмә кордык.
– Айдар абый, алып чыгар өмет, дисез. Өмет янәшәсендә генә өметсезлек тә бар. Әллә бүген күңелдә өметсезлек хисе уята торган вакыйгалар күбрәкме?
– Моңсулык та, моң да – татарга хас нәрсә. Моңсулык хәтта ки бәс сарган каеннарда, ак шәл ябынган әбиләрдә, ай юлында да бар. Озын көйләребез дә моңнан сугарылган. Бу халкыбызның гасырлардан гасырларга күчкән халәтенә, яшәү рәвешенә дә бәйледер. Моңсулык минем күңелдә дә яши, әмма мин – оптимист. Күңелдә, иҗатымда өмет зуррак урынны били. Ни өчен ике ел инде концертыңда бер үк җырчыларга тукталдың, диләр. Мин бу җырчыларга зур өметләр баглыйм. Рөстәм Насыйбуллин, Илгиз Мөхетдиновны карагыз. Алар әле Казан дәүләт консерваториясендә генә белем алалар, ә талантлары ярылып ята. Аларга үземнең сәнгатем белән җилкәмне куясым килә. Мәҗлес дәрәҗәсендәге җырларга кыйбла тотмасыннар, шул дәрәҗәгә төшмәсеннәр, дим. Халыкка да менә шундый өметле җырчылар булуын искәртәсем килә. Киләчәктә аларны каядыр укырга, стажировкаларга җибәрә алсак иде, Татарстанның данын читтә дә күрсәтсеннәр. Филүс Каһиров өчен бик шатланам. Быел сәхнәгә аяк басуга тамашачы яратып, җанланып каршы алды. Халык аны, бу чыктымы, әйбәт җырлаячак, дигән өмет белән кабул итә. Алга таба да ул егет сынмасын, милләтне байрак итеп алып бара торган җырчыбыз булсын иде.
– Ә Рөстәм Насыйбуллинны тамашачы тыйнак кына каршы алды, ә көчле алкышлар белән озатты. Бигрәк тә Илдар Юзеев шигыренә иҗат ителгән кәләпүш турындагы җырга мөкиббән киттеләр. Сез аның башына кәләпүш тә кидереп куйгач, егет тәмам ачылды.
– Кәләпүш – татар халкының бер символы. Читкә чыксам, Кытайда йөримме, Гарәп илләрендәме, зәңгәр түбәтәемне салганым юк. Гарәпләр килеп, милли киемнәребезне кызыксынып тотып карый. Татарның кәләпүше – җиңел дә, матур да, җайлы да. Ул чигелгән калфакларыбызны, каюлы читекләребезне карагыз. Тиздән шуларны киеп, өч атнага Гарәп илләренә китәбез.
– Сиринә Зәйнетдинова, Алинә белән Азат Кәримовлар, Айгөл Хәйриләр Сез иҗат иткән җырларны зур осталык белән башкарды. Быел биюләр тагын да камилләшкән кебек. Музыкант егет-кызларның өлгерлегенә дә сокланасың.
– Аларга “Мирас” ансамбле дә ярдәм итте. Барысы да – тере, җанлы яңгырашта. Ансамбльдә Лилия Хәмидуллина исемле талантлы хореограф эшли башлады. Ансамбль яшьләренең һәрберсе бик сәләтле, энҗе бөртеге кебек кадерле. Мин аларга бик рәхмәтле. Алар татарның фольклорын, милли җәүһәрләрен оныттырмыйча, буыннан буынга күчерә.
– Айдар абый, соңгы араларда татар теле кысрыклана. Бик күпләр шул уңайдан хисләрен белдереп калырга тырыша. Җырчылар да кайсы клип төшерә, өндәмә белән чыга, митингта катнаша. Сезне мондый беркөнлек чараларда күрмәссең...
– Татар теле аша төрек, казах, уйгур белән рәхәтләнеп сөйләшәм, кыргыз, каракалпак һәм башка төрки телле милләтләр белән аралашам. Анам телен бик яратам, рус телен дә инкарь итмим. Русчаны да татар теле шикелле яхшы беләм. Болардан тыш, республика мәктәпләрендә инглиз телен дә югары дәрәҗәдә өйрәтергә кирәк. Күп тел белү милләтебезнең үсүенә ярдәм итә. Заман кешесе интернетта татар җыры турындагы мәгълүматны инглизчә дә бирә алырлык булсын. Ә кычкырып йөрүдән бер мәгънә дә юк. Шулай кирәк, болай кирәк, дип өйрәтеп йөрүчеләр минем гомердә күп булды. Һәркем үз урынында сыйфатлы эш башкарырга тиеш. “Алып калыр өмет...” концертыннан соң тамашачыдан никадәр җылы сүз ишеттем. Алга таба да шушы юнәлештә эшлә, диләр. Халкыбыз чын шигърияткә сусаган. Рөстәм Мингалим, Илдар Юзеев, Мөдәррис Әгъләм – һәрберсе чын шагыйрьләр, күңелдәге уйларны ярып салалар. Бөтенебез дә шундый бөртекләр чәчә барсак, алар, әлбәттә, үсенте бирәчәкләр.
– Чит илләрдә күп йөрисез. Ә туган җир, тел кадере читкә киткәч күбрәк артадыр?
– Азат Кәримов Роберт Әхмәтҗанов сүзләренә иҗат ителгән “Мосафир” җырын башкарды. Ул җырда моң-сагыш та, җирсү дә – барысы да әйтелгән. Ансамбль белән кырык илдә булдык, нинди генә милләтләр белән очрашмадык. Әмма татар халкы шикелле нәзакәтле халыкны беркайда күргәнем юк. Халкыбыз бик матур, аңа юнәлеш бирергә, кыйбласын күрсәтә белергә генә кирәк. Бүген мине массакүләм мәгълүмат чараларының бу өлкәдә җитәрлек эшләмәве борчый. Телевидениедә тарих турында тапшырулар, Г. Камал театры спектакльләре күбрәк күрсәтелсен иде. Телевидение, радионың халыкка йогынтысы зур. Ул хакта сөйләшә башласаң, заманча кирәк, диләр. Бу – әкият, чөнки заманчалык билдән түбән юмор, кыска ыштан-итәк, буш сүз сөйләү белән бәяләнми. Син чын сәнгатьне заманча яңгырат. Без сәхнәгә фольклорны алып мендек. Яшьләребез – матур, киемнәре зәвыклы, җыр-биюләре халыкчан. Ә тамашачы ничек яратып кабул итә. Башка төбәкләрдә, чит илләрдә дә шулай. Менә заманчалык кайда ул! Синең профессиональ дәрәҗәң заман таләпләренә туры килерлек булсын.
– Айдар абый концертта сөйләгән: “Ярга җитми батам, бетәм дигәч, алып калыр өмет...” – дигән шигъри аһәңнән соң “Мин киткәч аңларсыз”, – дигән юллар тетрәндереп һәм сискәндереп җибәрде...
– Ни өчен шундый юлларны укыдыммы? Татар халкына үзенең шәхесләрен исән чакта тиеш дәрәҗәдә күтәрү, аларга ихтирам күрсәтү җитеп бетми. Без кешене, гадәттә, үлгәннән соң гына ихтирам итә башлыйбыз, аның иҗатын барлыйбыз. Моны быел бу дөньядан киткән шәхесләребез аша да аңладык. Әлфия апабызны югалттык, ә Илһам абыебыз исән. Соңгы елларда Илһам абыйның җырларын телевидение-радиодан яңгыравын сагынып беттем. Ул бик сирәк ишетелә. Шәхесне, мәрхүм булгач, күтәреп чыгабыз, аңа исән чакта җылы сүз дә әйтә белмибез. Исәннәрнең – кадерен, үлгәннәрнең каберен бел, диләр. Ә без, киресенчә, үлгәч кенә кадерне белә башлыйбыз. Чын иҗатчыларны башларына төртеп, кизәп атарга да күп сорамыйбыз. Җыен юк-барның, кабыкның өскә күтәрелүенә йөрәк әрни. Шигырьләр аша шуларга да басым ясарга теләдем. Миңа да каршылыклар аша узарга туры килде. Аллага шөкер, сынмадым, рәхәтләнеп, халкымны, эшемне яратып, кыйбламны югалтмыйча барам.
Редакциядән: бүген сайтыбызда Айдар Фәйзрахманов җырларыннан төзелгән концертның видеосы да урнаштырылачак. Карамый калмагыз!
Фәния Арсланова, Ватаным Татарстан
фото: vk.com
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев