Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Татар халкы моңга бик сак карый" (Ксения Коробкова "Су буйлап" татар халык җырын башкара - ВИДЕО)

https://www.youtube.com/watch?v=4pybA2KEI1k Маймонид исемендәге Дәүләт классик академиясе укытучысы, “Үзгәреш җиле” фестиваленең педагогы Ксения Коробкова “Су буйлап” татар халык җырын өйрәнеп моңның шактый универсаль булуы турында фикер йөртә. “Татар халкы моңга бик сак карый. Ул бөтен халыкта да бар. Дух, душа... ул бик универсаль әйбер, - диде Ксения Коробкова “Үзгәреш җиле” фестиваленең өченче концерты вакытында “Татар-информ” хәбәрчесенә. - Музыка – универсаль тел. Мелодиянең матурлыгы да универсаль. Җырлаган җырыңны яратасың икән, белмим, моң барлыкка киләме-юкмы, моңа үзең ышансаң һәм тамашачыны ышандыра алсаң, бу - иң әһәмиятлеседер. Ихлас булсаң – шул моңдыр". Ксения Коробкова “Су буйлап” җырын үз репертуарына алачак һәм башкарачак. Шунысы да игътибарга лаек, Ксения Коробкова фестивальдә татар милли киеменнән чыгыш ясаган бердәнбер җырчы булды. “Миңа шаярып кына синнән татар кызы ясыйбыз дигәннәр иде – миңа ошады. Бу тагын да ныграк татар мәдәниятенә үтеп керү дигән сүз, - диде ул. Концертта чыгыш ясаган милли киемне үзенә калдырсалар, Ксения Коробкова аны алга таба да кияргә вәгъдә бирә. Искәртеп үтәбез, “Су буйлап” җырын Беренче каналның “Голос. Дети” проектында Сәйдә Мөхәммәтҗанова башкарган иде. Мәгълүмат өчен: 1, 2, 3 декабрь көннәрендә Казанның Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия Опера һәм балет театры сәхнәсендә “Үзгәреш җиле” фестивале үтте.

материал: Татар информ
видео Интертат сайтыннан алынды
фото: Салават Камалетдинов

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев