Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Татар халкы кирәгеннән артык революционер" - Дамир Исхаков

“Күптән түгел Дәүләт Думасында бер депутат яңа туган балаларга аббревиатуралардан ясалган исемнәрне кушмаска дигән канун проектын тәкъдим итте. Миңа калса, исемнәрне ясалма рәвештә булдырып яки чикләп булмый", - дип саный тарих фәннәре докторы, профессор, этнолог Дамир Исхаков. Бу хакта ул  “Татарстан-Яңа гасыр” телеканалында бара торган “Ком сәгате” тапшыруында белдерде. "Мәсәлән, татарларда 16-17 гасырларда төрки исемнәр күбрәк булган. Аннары исә мөселман исемнәре кереп киткән. Соңрак исә яңа исемнәр өстәлгән. Әйтергә кирәк, бу үзгәрешләр табигый рәвештә бара. Казан якларында модадан чыккан исемнәр башка төбәкләрдә һаман да актив кулланыла. Ягъни, бездәге дулкын анда кадәр барып җитмәгән әле... Исемнәр үзгәрә һәм бу процессны закон нигезендә генә тәртипкә салып булмый”, - дип аңлатты галим. Билгеле булганча, совет чорында аббревиатурадан торган исемнәрне күбрәк нәкъ менә татарлар һәм башкортлар кушкан. Дамир әфәнде фикеренчә, төп сәбәп - татар халкының кирәгеннән артык революционер булуында. “Яңа заманга яраклашу бездә күбрәк булган. Руслар бит шактый күп. Андый массаны революция генә әйләндереп каплый алмый. Без исә, сан ягыннан әзрәк булгач, күп процессларның уртасында кайнагач, арттырыбрак җибәргәнбездер”, - дип белдерде профессор.
Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев