Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татар халкы һәм Татарстан тарихы буенча яңа дәреслекләр чыгачак

Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының киңәйтелгән утырышында республика Премьер-министры урынбасары – Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов хәбәр итте. “Милли-төбәк белем бирү программасы яңартылды. 5нче һәм 6нчы, 7нче сыйныфлар өчен татар халкы һәм Татарстан тарихы буенча яңа дәреслекләр әзерләнде. Башлангыч мәктәпләр өчен “Татарстан мирасы” укыту әсбабы булдырылды. Сынлы сәнгать, әйләнә-тирә мохит фәннәреннән дә яңа дәреслекләр әзерләнә. Аларда безнең җирле материаллар урын алачак. Татарстан георгафиясе фәне буенча да яңа дәреслек әзерләнә”, – диде министр.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев