Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Татар халкы арасында элек-электән чын рухи остазлар булган" - Камил хәзрәт Сәмигуллин

Бүген Татарстан Диния нәзарәте бинасында «Идел-Урал төбәгендә тасаввуф традицияләре» дигән темага «Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин укулары» II Россиякүләм фәнни-гамәли конференциясе булып узды. Конференциянең пленар утырышында  Татарстанның һәм Россиянең танылган дин һәм фән эшлеклеләре катнашты. Татарстан  мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Иордания университеты профессоры шәех Габдеррәззак әс-Сагди, Самара өлкәсе Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин, Россия ислам институты ректоры Рәфик Мөхәммәтшин, академик Энгель Таһиров, Әхмәдзәки хәзрәтнең оныгы Марат Сафиуллин һ.б. күренекле дин әһеләре катнашты. Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин  “Идел-Урал төбәгендә тасаввуф традицияләре» дип исемләнгән Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин укуларында катнашучыларны сәламләде. Танылган дин әһеле Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллинның татар исламында тоткан роле турында  фикерләрен җиткерде. “Әлхәмдүлилләх, татар халкы арасында элек-электән чын рухи остазлар – суфи ишаннар булган, – диде мөфти үз чыгышында.  – Алар арасында хөрмәтле Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллинның да исеме бар. Үсеп килүче буынны Әхмәдзәки хәзрәтнең хезмәтләре һәм фикерләре белән таныштыру – безнең изге бурычыбыз. Күренекле татар дин галимнәренең күбесе тасаввуф традицияләре белән бәйле булган. Мәрҗани, Курсави, Утыз Имәни, Баруди, Рәмзи, Рәсүли, Ялчогыл шулар рәтендә. Суфичылык традицияләре дини сабырлыкка, тыйнаклыкка һәм бер-береңә хөрмәт күрсәтергә чакыра. Бу сыйфатлар иң мөһим әхлакый кыйммәтләр булып тора. Алар  рухи тәрбия һәм игелек чыганаклары”. Камил хәзрәт Сәмигуллин Россиядә суфичылык бүгенге көндә дә актуаль булуына басым ясады,  дини традицияләрне тергезүдәге проблемаларга тукталып узды. "Тасаввуф – исламда иң мөһим фәннәрнең берсе. Тасаввуфне өйрәнеп, кешеләр үзенең эчке дөньясын ямьләндерә һәм камилләштерә, холыкларын күркәм гадәтләр белән баета. Бу фән Аллаһы Тәгаләнең колларын илаһи мәгърифәт белән бүләкли һәм шуның белән Раббыбызга якынайта. Суфичылык турында сөйләгәндә имам әл-Газали үзенең “Ихйа улум – әд-дин” китабында болай дигән: “Ахирәттә кешеләргә ярдәмгә дөньялыктагы байлыклар түгел, ә бары йөрәкләрендәге яктылык, гыйлем һәм ихласлык кына ярдәмгә килер”, – диде мөфти.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев