Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Татар газета-журналларының кайберләре бетәр дип уйлыйм" - Роберт Миңнуллин

Халык шагыйре, “Сабантуй” журналының экс редакторы Роберт Миңнуллин татар газета-журналларына заманнан калышмаска кирәк дигән фикердә. Бу хакта ул бүген “Татар-информ” хәбәрчесенә Татмедиада узган “Язылу бүләк ит” акциясенә килгәч әйтте. Подари подписку-Роберт Миннуллин Әйтергә кирәк, Роберт Миңнуллин заман белән бергә атлау үрнәген үзенең “Инстаграм” битендә дә күрсәтте. Бүген татар блогерының 7 меңнән артык язылучысы бар. “Шундый заманда яшибез, иртәгесе көн турында уйлавы кыенрак. Чөнки көнләп, айлап үзгәрә дөнья. 20 ел элек шушы көндә булырбыз, дип башыма да китерә торган әйбер түгел иде. Шуңа күрә күрәзәлек итү бик авыр. Шуңа да карамастан, үзгәрми торган әйберләр була. Татар газета-журналларының, әлбәттә, кайберләре бетәр дип уйлыйм. Конкуренциядән төшеп калырга мөмкин. Икенчедән, бетми торганнары да булыр. Чөнки халык бар, милләт бар, аларның мәнфәгатьләре бар”, – диде ул. Роберт Миңнуллин: "Кайсы журнал-газета заманга яраклаша ала, алар калачак. Дөрес тенденция белән эшләп, заманга иярә алганнарының киләчәге өметле", - диде. Искәртеп үтик, Роберт Миңнуллин республиканың халыкны социаль тәэмин итү үзәкләре һәм Анжела Вавилова исемендәге хосписка биш журнал яздырды.
Чулпан Шакирова, Татар информ
фото: Султан Исхаков

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев