Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Татар гаиләсендә традицияләр бик озак формалашкан" - Гәүһәрия Борһан кызы Вәлиуллина

Санкт-Петербургта, Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе мөслеманнары Диния нәзарәте базасында "Татар гаиләсендә гореф гадәтләр һәм традицияләр" темасына семинар узды. Лаеш районы татар  хатын-кызлары "Ак калфак" җәмгыяте рәисе Гәүһәрия Борһан кызы Вәлиуллина лекция укыды, дип хәбәр итә Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте. "Татар гаиләсендә традицияләр бик озак формалашкан. Башка халыклардагы кебек үк, татарлар да туй, бала туу иң зур вакыйгалар булып санала. Бәби туена ирләр белән хатын-кызларны аерым чакырганнар. Каюм Насыйри бала тугач уздырыла торган чараны болай тасвирлаган: баланы мендәр өстенә салалар, мулла янына китерәләр. Мулла баланың исеме хакында әти-әнисенә сорау бирә. Шуннан соң мулла баланы Кыйблага таба борып куя һәм балага исем кушу йоласын башкара", - дип сөйли лекция укучы. Лекция вакытында гореф-гадәтләр һәм йолалар турында видеоролик күрсәткәннәр, катанашучылар үзара фикер алышканнар.
Татар информ
Фото: Михаил Захаров

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев