Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Татар гаиләсе булса гына татар яшәячәк" - Роберт Миңнуллин

Татар гаиләләре турында сөйләү – татар язмышы турында сөйләү ул. Бөтенроссия Татар гаиләсе фонды рәисе, халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Роберт Миңнуллин “Пар канатлар” тапшыруы радио эфирына чыга башлавының 30 еллыгына багышланган кичәдә шундый фикер җиткерде. “Татарстан” радиосының – 90, “Пар канатлар”ның – 30, Бөтендөнья татар конгрессының – 35 һәм Бөтенроссия Татар гаиләсе фондының 10 еллыгын үз эченә алган юбилей кичәсе кичә Г.Камал театры залында үтте. Кичәнең зур кунаклары – хатыны Луиза ханым белән бергә Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин иде. Юбилей кичәсендә Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов, Татарстан телерадиокомпаниясе җитәкчесе Фирдүс Гыймалтдинов һәм Бөтенроссия Татар гаиләсе фонды рәисе, җәмәгать эшлеклесе, халык шагыйре Роберт Миңнуллин да катнашты. Роберт Миңнуллин үз чыгышында татар радиосының татар тормышында тоткан урыны турында сөйләде, “Пар канатлар”ның радионың дәрәҗәсен күтәрә торган, халыкка иң якын тапшыру икәнен, шуңа озын гомерле тапшыру булуын ассызыклады. “Ләкин гаиләләр пар канатлардан гына тормый, сыңар канатлы гаиләләр дә җитәрлек, алар турында да онытмаска кирәк”, – диде Роберт Миңнуллин. Әнкәйләргә гимн булырлык җырлары белән танылган шагыйрьнең әнисенә багышланган “Сыңар канат” дигән шигыре гаилә йөген бер ялгызы тарткан әниләргә мәдхия булып яңгырады.
Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев