Татар эстрадасында яңа проект - "Кызлар кызык итәләр"

Татарстанның атказанган артистлары Айгөл Бариева белән Лилия Муллагалиева үзенчәлекле, кызыклы программалар оештырып кына тора. Әйтик, узган ел артистлар "Мәхәббәт, кәҗә һәм башкалар" дип аталган театральләштерелгән тамаша тәкъдим итсә, быел "Кызлар рулят", икенче төрле әйткәндә "Кызлар кызык итәләр" исемле программа әзерләгән. – Айгөл, программаның исеме үзенә җәлеп итеп тора. Кемнең идеясе белән барлыкка килде? - Бу – уртак идеяләрдән барлыкка килгән программа. Тормышта хатын-кыз белән булган төрле вакыйгаларны скетч ярдәмендә чагылдырырга булдык. Сценарийны Замирә Рәҗәпова язып бирде. Катнашучыларның барысы да – хатын-кыз, хәтта музыкантларыбыз да. Бер генә егетебез бар – юмор остасы Фәрит Галиев. "Кызлар рулят" эчтәлеге белән бераз "Соmedy Womаn" тапшыруына охшаган. Анда да бер генә егет бар. Без хатын-кызны әни, хатын, эшмәкәр – төрле яктан ачабыз.

– Яңа программаны кайбер шәһәр-районнарда тәкъдим иттегез инде. Халык ничек кабул итте? Тәнкыйть итүчеләр бармы? – Программага бик тырышып әзерләндек. Махсус декорацияләр дә ясаттык. Бу тамашачыны шаккатыру максаты да түгел, тамашаны кызыклы итеп оештырырга теләдек. Иң мөһиме – эшебезне яратып башкарабыз, безгә моны эшләү рәхәт. Концерт җырлар белән бергә үрелеп бара. Тамашачыга бик ошады. Халык шулкадәр кызыксынып карый ки, тамашаны бүлдермәс өчен тәнәфессез үткәрәбез. 2 сәгать 15 минут вакыт бер сулышта үтеп китә. Әлегә тәнкыйть сүзләре ишетелмәде. Бәлки килеп әйтергә кыенсыналардыр. Ләкин без тәнкыйтьтән курыкмыйбыз. Киресенчә, хаталарыбыз булса, шомартып җибәрер идек. Шуңа күрә үзебезгә килеп әйтсәләр, без шат кына! – Айгөл, Лилиянең төпчек улы Ильяска әле 6 ай гына. Гастрольләргә улын үзе белән йөртәме? – Әлбәттә, үзе белән алып бара. Бала карашырга безнең белән Лилиянең туганы да йөри. Ләкин безнең гастрольләр тыгыз графиклы түгел. Махсус шулай уйлаштык. – Машина тулы хатын-кыз белән ерак юлга чыгып китү куркытмыймы? - Ничә ел буе гастрольләрдә йөреп ияләнелгән инде, ул турыда уйлаган да юк. Без бит көчле ханымнар, авырлыкларга бирешмибез, бернидән курыкмыйбыз! Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламасын!

Чыганак: http://intertat.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: