Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Татар эстрадасын дөнья күләменә чыгарыр өчен безнең сәясәт үзгәрергә тиеш" - Зөфәр Билалов

Татар эстрадасын дөнья күләменә акча белән генә чыгарып булмый. Аның өчен яңадан нигез салып, бөтенесен яңадан башларга кирәк, дип саный Татарстанның халык артисты Зөфәр Билалов. “Татар эстрадасын дөнья күләменә чыгарыр өчен безнең сәясәт үзгәрергә тиеш. Татар милләтенең Россия күләмендә тоткан урынын үзгәртергә кирәк”, – диде ул “Татар-информ” хәбәрчесенә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе сәхнәсендә үткән "Зәйнәп белән Зөфәр" концерты вакытында. Концерт Зайнап - Зуфар Зөфәр Билалов татар эстрадасының Президент югарылыгында да тәнкыйтьләнүен хуплый: “Чыннан да, эшләнеп бетмәгән ярымфабрикатлар белән сәхнәгә чыгулар күбәйде. Әзерлексез чыгалар. Безнең вакыттагы кебек, сәхнәгә җанын биреп, тамашачы белән күрешәм, үземне чын җыр сәнгатенә бирәм дип чыккан җырчылар бик аз. Эстрадада акча эшләү җиңел дип килүчеләр бар. Бу – ялгыш фикер. Тәнкыйтьләүләр дөрес, – диде ул. Концерт Зайнап - Зуфар Җырчының татар эстрадасының сыйфатын яхшырту юнәлешендә уй-фикерләре бар: “Мин аны җитәкчеләргә үзем җиткерергә уйлап торам. Шул уйлаганымны тормышка ашырып булса, сәхнәдә кирәк булмаган җырлаучылар пәйда булмас иде”, – диде Зөфәр Билалов. Концерт Зайнап - Зуфар Зөфәр Билалов – Татарстанның халык артисты. Тумышы белән Балык Бистәсе районының Олы Елга авылыннан. Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамлаган. Зәйнәп Фәрхетдинова белән бергә 30 елга якын эстрада сәхнәсендә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев