Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татар эстрадасы җырчылары татар телен яклап акция уздыра

Бүген, 24 октябрьдә, татар эстрадасы артистлары татар телен саклау максатында флешмоб уздыра. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә җырчы Фирдүс Тямаев хәбәр итте. Җырчы әйтүенчә, алар Бауман урамындагы “Йолдызлар аллеясы” янында бергәләшеп “Туган тел” җырын башкарырга җыена. Шулай ук алар татар теленең киләчәге хакында сөйләшергә дә телиләр. Чарада егермеләп артист, шул исәптән Айгөл Бариева, Ләйсән Мәхмүтова, Дилә Нигъмәтуллина, Фирдүс Тямаев һәм башка җырчылар катнашачак. Флешмоб 20.00 сәгатьтә башлана.    
Эльвира Шакирова. Татар информ
 
Фото: Яндекс

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев