"Татар эстрадасаның киләчәген күрмим, кызганыч" - Айгөл Бариева

Татарстанның атказанган артисты, җырчы Айгөл Бариева социаль челтәрдәге аккаунтында татар эстрадасына игътибар итәргә чакырып язган. Ул анда бүгенге татар эстрадасын ташландык хәлдә дип атый.

“Кем ничек булдыра ала, шулай эшли... Яшәү өчен көрәш бара! Татар эстрадасы һәрвакыт ташландык, хуҗасыз булды!!(( Миллионлап студентлар ел саен институтны бетереп урамда калалар!!!((( Чөнки аларга Эш юк!!! Тәнкыйтьләүчеләр! Бәлки киңәш бирерсез!! Ничек яшәргә һәм кая барырга аларга!!!???? Бик дулкынланам, күүүптән җыелып барды..фикеремнең бер өлешен генә әйтә алдым! Ә башта уйлар бихисап күп!!!!(((((( Татар эстрадасаның киләчәген күрмим, кызганыч!!!(((“, - дип яза Айгөл Бариева (автор орфографиясе сакланды).

“Татар-информ” агентлыгына биргән әңгәмәсендә Айгөл Бариева бу фикергә китергән сәбәпләрне күрсәтте.

 

- Айгөл, мондый мөрәҗәгать язарга нәрсә мәҗбүр итте?

- Дөреслек. Ничә ел дәверендә күзәтеп барган артистлар тормышы һәм үз тормышым. Бу юлы түзмәдем. Чыннан да, без шундый ноктага килеп җиттек – татар эстрадасы бетеп бара. Татар артистларының бүген ничек яшәүләре, ничек үзләрен җан асраулары (ул дөрестән дә шулай) бөтен әйбердә чагыла. Бүген товар күп, сорау юк. Ул бөтен өлкәдә шулай – кибеттә дә әйбер күп, ә бернәрсә дә аласы килми.

- Кемне дә булса гаепләп буламы монда?

- Кемнедер гаепләсәк, дөрес булмый. Замана үзгәрде. Кешеләр үзгәрде. Элек нәрсә кадерле булган, хәзерге заманда алар, яшьләр әйтмешли, “не катят”.

- Җырчылар ничек яши?

- Мин аны фейсбукка да яздым. Дөресен әйткәндә, болай. Бер җырны дөньяга чыгарыр өчен күпме кирәк? Хәзер бер кеше дә сиңа бушлай җыр бирми. Бу табигый әйбер, композиторларга да, шагыйрьләргә дә ашарга, яшәргә кирәк. Җырны сатып аласың, аранжировка эшләргә кирәк. Аранжировка профессиональ булсын өчен тере инструментлар кертәсе килә, алары өчен тагын бер бәя. Тавыш яздыру тагын бер бәя. Гомумән, бер җырны эшләр өчен бер бәя түлисең.

Хәзер бу җырны халыкка ирештерер өчен радиога ротациягә бирергә кирәк. Безнең дүрт радио бар. Җырны ирештерер өчен минимум өч айга ротациягә бирергә кирәк. Аннары бу җырга клип ясыйсы килә. Клип ясату минимум 50 меңнән 150 меңгә кадәр. 1 миллионга да ясарга була. Мин уртак бәяләрне әйтәм. Клипны телевидениегә ротациягә бирергә кирәк.

Боларның бөтенесен чыгару 300 мең сум тирәсе килеп чыга. Сүз бер җыр турында бара.

Мин сезгә шуны әйтә алам – көн-төн телевидениедән күрсәтсәң, теләсә кайсы җырдан хит ясап була. Практика шуны күрсәтә – безнең халык бөтен нәрсәне ашый. Шушы җырны көн-төн куйсаң, концерт бирү турында сүз бара.

Хәзер артистларның сольный концертлары популяр. Мин егерме ел сәхнәдә. Безнең заманда сольник бирү өчен җырчы 7-8 ел эшләргә тиеш иде. Репертуар тупларга, тәҗрибә җыярга. Сольник бик зур җаваплылык сорый иде. Минем өчен хәзер дә шулай. Мин 2-3 елга бер сольник куям. Минем өчен концертның сценарие, режиссура булырга тиеш.

Мин бөтен җырчы шулай булырга тиеш, бөтен татар эстрадасын шушындый рамкаларга кертергә кирәк димим. Әмма бүген татар эстрадасының хуҗасы юк. Минем уйлавымча, һәр өлкәдә хуҗа булырга тиеш. Гаиләдән башлыйк: аның башлыгы - әти, ярдәмчесе әни кеше бар. Соңгы сүзне әти әйтә иде – “Бар, атаңнан сора”. Башка өлкәне – мәктәп, фабрика, заводны алсак, директор бар. Ул соңгы сүзне әйтә һәм ул җаваплы.

Ә татар эстрадасында җаваплы кеше юк. Һәрберсе үзенчә. Шуңа күрә һәрберсе теләсә нәрсә эшли ала.

- Бу нәрсәгә китерә?

- Нәрсәгә китерә? Сыйфатсызлыкка һәм түбән дәрәҗәгә китерә.

- Беркемнең дә сыйфатсыз җырчы исемен күтәреп йөрисе килми. Халык сораган өчен сыйфатсыз җыр сорыймы, әллә җырчылар халыкны түбән җыр тыңларга артларыннан ияртәләрме?

- Мин бит әйттем – теләсә кайсы җырдан хит ясап була. Бер җырны көненә ун тапкыр тыңлатсагыз, ул теләмәсә дә шуны отып ала да бара, карый аны. Кайбер тамашачылар нинди концертка барганын да белми – кеше бара дип, көтү кебек баралар. Мин үзем дә шулай – берәр җырчы янында шау-шу киләләр, кеше агыла, димәк, нәрсәседер бардыр дип, барып карыйм.

- Чагыштыру китерсәк рус эстрадасы белән, бүленеш күренеп тора – монысы шоу-бизнес, монысы сәнгать. Бездә бер шоу-бизнес җырчысын сәнгать күзлегеннән чыгып чагыштыра башлыйлар – Әлфия Афзалова болай җырламый иде, җырлары мәгънәле иде, диләр. Рус эстрадасында моңа башта ук шоу-бизнес итеп карыйлар – аңа башта ук бәяләмә түбән. Нигә бездә шундый бүленеш юк?

- Бу әйбәт фикер һәм мин моның белән 100 процент килешәм. Моны кешеләрнең аңына ничектер киләчәктә күбрәк кертергә кирәк. Чөнки безнең дөрестән дә аерма юк. Һәм аны аерырга вакыт җиткәндер.

- Ни сәбәпле ул шулай?

- Бездә шоу-бизнес булмаган бит гомумән. Без арткарак калып барабыз. Сәнгатьтә генә түгел. Үземнең балаларга карыйм – кызым белән улым бар. Алар татар эстрадасын тыңламыйлар. Әнисе татар җырчысы була торып, алар татар эстрадасын тыңламыйлар. Һәм беркөн улым сорау бирә: “Әни, нигә башка җырчылар Элвин Грей кебек җырлый алмыйлар. Баянга гына җырлап булмый бит инде, шул ук татар халык җырларын шушындый аранжировка ясасалар, мин тыңлар идем”, - ди.

Ярар, безнең Элвин Грей чыкты яшьләр өчен. Яшьләр өчен генә түгел, аны өлкәннәр дә тыңлыйлар. Ул профессионал, ул музыкант, ул урамдагы кеше түгел. Аның бирерлек әйбере бар, ә кемдер бит урамнан кереп җырлый башлый.

- Сез хуҗа кирәк дисез, сез хуҗаны ничек күрсәсез. Худсоветлар формасындамы? Ул нишләргә тиеш, ул ничек 500 җырчы белән идарә итәргә тиеш?

- Белмим. Ниндидер рамкаларга кертү дөрес түгел. Хәзер демократия – кем нәрсә тели, шуны эшли, яза. Әмма ниндидер контроль булырга тиеш. Безнең Президентыбыз да юктан гына шундый юллама әйтмәде бит инде. Вакыт җитте – нәрсәдер эшләргә кирәк.

- Президент эстрада турында “факультатив” дип бәяләде, сез моның белән килешәсезме? Моны ничек кабул иттегез?

- Килешәм, нигә килешмәскә. Эш юк. Кешеләр концертка йөрми. Кеше концертка йөреп арды. Солянкага йөри, берничә җырчы бар – шул ук Элвин Грей, аларга йөри. Әмма ул да вакытлыча күренеш. Мин әйтә алмыйм ун елдан соң йөрерләр дип.

Мине шул борчый. Киләсе елга кызым укырга керә. Ел саен сәнгать институтын меңләп укучы бетерә һәм аларның 80 проценты урамда эшсез кала. Сез миңа әйтегез – җырчы кайда эшкә урнашырга тиеш? Бездә җырчы эшкә урнаша ала торган бердәнбер эш урыны бар - “Казан” милли-мәдәни үзәгендәге шәһәр филармониясе. Анда артистлар үз һөнәрләре белән хезмәт хакы алып эшлиләр. Әмма ул бит резинадан түгел. Аларның берничә ставкасы бар. Бөтен җырчыларны канатлары астына ала алмыйлар. Ә башка җырчылар кайда эшләргә тиеш соң?

Шуңа күрә кем нишли. Кемдер тамада булып эшли. Кемдер авылларга йөри, кемдер Себергә китә. Бик күпләренең чит өлкәдә бизнеслары бар. Ә, мәсәлән, үз профессиям белән эшләп беркайчан да пенсия ала алмаячакмын. Ә кайда эшләргә тиеш? Кайда бар шундый урын – мин барып урнашам җырчы булып. Минем һөнәрем җырчы. Үз һөнәрем буенча эшләргә телим. Алыгыз мине эшкә, мин барам. Юк. Андый урын юк. Һәм минем кебекләр – йөзләп кеше.

- Сыйфат шул сәбәпле төшәме?

- Әлбәттә.

- Студентларны укыту өчен тоткан дәүләт акчасы юкка чыга булып чыгамы?

- Шулай булып чыга. Элек бар иде бит эш урынына билгеләү дигән әйбер. Кеше укый – аны эшкә билгелиләр. Хәзер бит юк. Хәзер укып чыктың – сау бул. Теләсә нишлә.

- Президент татар җырчылары ничек җырларга тиеш дигән бурыч йөкләде. "Үзгәреш җиле" проектына ничек карыйсыз.

- Мин мондый чагыштыру китерәм. Менә кибеттә ун торт тора. Бөтенесе шушындый булырга тиеш, калганнарын җитештермибез. Ә бәлки формасы матур булмаса да, тәмлерәк, халык яраткан торт бардыр. Монда да шулай булуы бар.

Бөтенесе тәнкыйтьли җырчыларны. Фонограммага җырлый, сәхнәгә өч кеше чыга да җырлый, нишләп тере тавышка җырламыйлар? Нишләп? Акча юк. Музыкантлар йөртү өчен билет бәясе минимум авыл җирендә 500 сум булырга тиеш. Ә анда билетны 100-200 сумнан арттырып булмый. Кеше йөрми. Кыйммәт. Ә 200 сумга ничек тере музыкантлар алып барасың? Ул гади математика.

- Шул ук вакытта тулы заллар җыючылар бар.

- Алар берничә. Алар бүген җыялар. Ун елдан алар җыячакмы? Һәр заманда шундый җырчы була – 3-4 зал җыя да, юкка чыга. Монда бит сүз күпчелек турында бара.

- Хәзер халык кабынып китәргә генә тора дисез. Нигә шулай?

- Эшсезлек. Кризис. Бик күп яшьләр эшсез. Безнең бригадада эшләүче студентлар, Айгөл апа, эш юк диләр. Мин балаларым өчен куркам, ниндидер киңәш тә бирә алмыйм – кая барырга? Нинди профессия иң кирәген дә әйтә алмыйм. Төзүче, юрист, медик булырга укыйлар да башка эштә эшлиләр.

- Хәзер кемдер әйтергә мөмкин – эстрада ошамаса, эшләмәсеннәр дияргә мөмкиннәр.

- Шулай. Әмма аны һәр өлкәгә әйтергә була. Төзүчеләр зарлана бит, төземәсеннәр. Без, артистлар, кеше күз алдында. Шуңа күрә безне чәйнәве иң җиңеле. Заводта эшләүче турында чәйнәсәк, кызык булмый бит. Элек җырчыларга зур кеше итеп карыйлар иде. Хәзер, эстраданың түбән дәрәҗәгә төшүе аркасында, артистларга караш та түбән.

- Әмма рецептын әйтә алмыйсыз хуҗа нинди формада булырга тиеш икәнен?

- Монда бер кешене куеп булмый. Әмма ниһаять, президентның фикерен ишеттек, ул ситуацияне контрольгә алып булыр. Әмма монда авылда яшәүче халыкны да күз алдына китерергә кирәк. Сәнгать бит алардан башлана. Казан концертын алсак, 70-80 процент халык авылдан килә.

- Җырчыларга табыш каян күбрәк килә?

- Кем ничек булдыра ала. Мин әзер үз бригадам белән илнең теләсә кайсы почмагына чыгып китә алам. Әмма минем аңа акчам юк. Җәен мин Бурятия, Карагандага барып кайттык. Бурятиядәге бер татар авылына бардык, анда ТНВ юк. Интернет юк. Татар артистын андагы әбиләр елап карый. Нинди аларга шоу-бизнес – аларга татар җыры гына кирәк. Мин бүген чыгып китәр идем. Әлбәттә, бушка түгел. Мин шуның белән акча эшләргә тиеш. Акча түләсәләр , мин эшләргә әзер.

- Әйтергә мөмкиннәр – үзегез җыегыз зал дип.

- Әйе, мин зал җыя алмыйм. Миңа кассага бәлки 30 процент җыелыр, кайдадыр 50. Мин аны ачыктан ачык әйтә алам. Бу кемнән тора? Үземнән торадыр бәлки. Бәлки, мин популяр түгелдер. Берәр продюсер табып, берәр хит яздырып , уникаль клип яздырсаң, бәлки, халык барыр концертка. Бәлки.

- Без сүзне нәрсәдән башласак, шуңа әйләнеп кайттык. Акча юклык тудыра түбән сыйфат, түбән сыйфат халыкның гайрәтен чигерә.

- Әйе. Шул ук “Үзгәреш җиле” ике тиенгә эшләнә торган фестиваль түгел. Ул зур чыгымнар сорый. Әлбәттә, аның сыйфаты да шундый булачак. Нәтиҗә булсын өчен чыгымнар кирәк. Әмма ул чыгымнар булса да, нәтиҗә була дигән сүз түгел. Акча кертәләр, әмма булдыксызга күпме акча кертсәң дә файдасыз. Әмма талантларга ярдәм итәргә кирәк. Хәзер безнең талантлы яшьләр бик күп. Шул ук “Татар моңы” конкурсын алыйк. Яшьләр әзер булып туалар, аларга тавыш куясы да юк. “Голос” проектына әзер җырчылар килә.

Хәзер заманасы шундый – нинди өлкәне алма, шул хәл. Шул ук матбугатны алсаң, яртысы укылмый. Китаплар да шулай. Телевидениене мин карамыйм да. Артык булса, шундый хәл туа. Бөтен нәрсә кирәгеннән артык, шуңа күрә кызыгы бетә. Без бит хәзер күзгә күз карап аралашмыйбыз да.

Мин беркөн Япония турында тапшыру карадым. Электрон җырчы бар икән. Лазер нурлары белән җырчыны сәхнәдә ясыйлыр. Ул җырлый. Һәм ул стадионнар җыя. Электрон җырчы! Аны яшьләр тыңлый. Ул иң популяр! Аның сәхнәдә беркеме юк.

- Бездә дә электрон җырчы барлыкка килер дигән өметтә калыйк.

- Алайса, безнең бөтенләй кирәк калмаячак. Шундыйга бара замана. Кызганычка каршы.

Мин уйлыйм, ниндидер оешма булырга тиеш. Ул контроль тота. Концерт бирер өчен үз репертуарыңны илтәсең. Дәрәҗәле кешеләр хәл итә – бу репертуарны халыкка бирә аласыңмы-юкмы. Бу репертуар белән син татар халкын түбән төшерәсеңме, әллә татар сәнгатен күтәрәсеңме? Бәлки, шундый оешма булырга тиештер. Әмма анда бәйсез кешеләр булырга тиеш. Бернинди акча турында сүз булырга тиеш түгел. Ришвәт биреп, концерт бирә торган булырга тиеш түгел.

Мин үземнең буын турында әйтә алам – ничек яшәргә? Элек телевидениегә әйбер алып килсәң, биш куллап алалар иде, хәзер аны алып килсәң, акча сорыйлар. Бөтен нәрсә акчага терәлгән. Мин әйтмим кием, стилең турында. Телгә дә алмыйм. Концерт куяр өчен минимум 500 мең акча кирәк. Реклама бирмәсәң, беркем килми. Аның алдыннан көн-төн нәрсәдер күрсәтергә кирәк. Реклама бирер өчен бер атна миниум 50 мең. Уйлап карагыз, мин аны каян алырга тиеш?

Без ярар этләндек. Ә яшьләргә нишләргә? Ярый менә хәзер Рифат Фәттахов булыша яшьләргә. Без яшь чакта андый кеше булып, әзергә килеп җырласам, миннән дә бәхетле кеше булмас иде. Без барысын да үзебез эшләдек. Беркем булышмады. Мондый оешма булса, нинди нәтиҗә булыр белмим, әмма хәзер бернинди контроль юк. Ә контроль булырга тиеш бөтен җирдә. Безнең республикада, Аллага шөкер, Президент бар, министрлар бар, гаиләдә әти бар, әни бар. Аннары гына балалар.

Хәзер инде, тәнкыйтьләүчеләр, сезнең фикерләрне көтәм.

- Әңгәмәгез өчен рәхмәт!

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: