Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан китап нәшриятында шагыйрь Рафис Корбанның "Дуслар җыры" дигән тәрҗемә китабы дөнья күрде

Әлеге китапта ул тугандаш халык шагыйрьләренең әсәрләрен татар телендә тәкъдим итә.
Татарстан китап нәшрияты директоры Илдар Сәгъдәтшин «Татар-информ» хәбәрчесенә Рафис Корбанның «Дуслар җыры» китабы хакында үз фикерен җиткерде.
Татарстан китап нәшрияты генераль директоры Илдар Сәгъдәтшинның бүген туган көне
«Шагыйрь Рафис Корбанның «Дуслар җыры» дигән китабы план буенча 2 мең данә булып басылып чыкты, ди – Илдар Сәгъдәтшин. - Автор күп еллар Татарстан китап нәшриятында эшләгән. Быел аның юбилей елы да бит әле. Китап чыгуы бәйрәм арасында нур өстенә нур булды. Рафис Харис улын чын күңелдән олы бәйрәме - юбилее белән котлыйбыз, иҗат уңышлары телибез!  Әлеге китапны кулына алган татар укучысы Сәгъди Ширази, Гавриил Державин, Александр Пушкин, Кайсын Кулиев, Сильва Капутикян, Рәсүл Гамзатов, Тәнзилә Зумакулова, Рөстәм Кутуй, Нурлан Орзалин, Муталип Беппаев, Николай Шәмсетдинов, Баһаутдин Аджиев, Анатолий Тимиркәев, Әскәр Додуев, Иван Мигалкин, Могамед Әхмәтов, Геннадий Ояр, Галим Җайлыбай, Касыймхан Бегманов, Эрдин Эльдышев, Елена Слепцова-Коурсоннах, Маралтай Райымбәкулы иҗатларының иң гүзәл үрнәкләре белән таныша алачак», – ди нәшрият директоры.
Татарстан китап нәшриятында чыккан «Дуслар җыры»  китабы аша Р.Корбан шигърият сөючеләр өчен яңа яктан – тәрҗемәче буларак ачыла. Җыентыкта аның тәрҗемәсендә ике дистәдән артык шагыйрьләрнең әсәрләре урын алган. Китап шулай ук тугандаш халыкларның әдипләре иҗаты белән таныштыру җәһәтеннән дә кызыклы.  Кабарда-Балкар, Карачай-Черкес республикасының халык шагыйре
Тәнзилә Зумакулованың «Белгәнемне генә яздым бары» әсәре:
Сүзем минем һәрчак татлы түгел,
Ныгук түгел баскан урным да,
Шактый авыр була кайчак эшем,
Бик җиңелдән түгел кулым да.
Ләкин тормыш ыгы-зыгысыннан,
Явызлыктан яклап сезне мин,
 Әйткәнмендер, бәлки, үзем генә
 Әйтә алган берәр сүзне мин.
Белгәнемне генә яздым бары,
Нәрсә күрдем, яздым шуларны.
 Җырларымда – үлән кыштырдавы,
 Чылтыравы аккан суларның.
Азмы, күпме кылган эшем? Бәлки,
Тырнак очы кадәр генәдер.
 Җырым белән ләкин мин җиңеллек
Китерә алган булсам кемгәдер,
 Канәгатьмен шуннан, артыгы
Аның, бәлки, кирәкмидәдер.
«Дуслар җыры» китабына 22  шагыйрь әсәре кертелде, – ди Рафис Корбан. –  Соңгы дүрт елда миңа дөньяны шактый иңләргә, күп милләтләр, халыклар шагыйрьләре белән аралашырга, иҗатлары белән танышырга насыйп булды. 2014-2016 елларда татар әдипләренең әсәрләрен чит телләргә тәрҗемә иттерү буенча шактый эшләр башкарылды... Соңгы тапкыр татар язучыларының казах теленә тәрҗемә ителгән хикәяләр китабы 1979 елда Лерон Хәмидуллин тарафыннан әзерләнеп дөнья күргән  булган.  2015 елда калмык шагыйре Эрдни Эльдышев Тукай шигырьләрен калмык теленә тәрҗемә итте. Гомумән татар әсәрләре тугандаш телләргә тәҗемә итү мәсьәләсе уңай бара. Соңгы елларда үземә дә тәрҗемә өлкәсендә күп шөгыльләнергә туры килде. «Дуслар җыры» китабында әнә шул хезмәтләрем тупланды. Тәрҗемә белән мин элеккерәк елларда да мавыгып алган идем. Нәтиҗәдә аларга 2004 елда дөнья күргән «Яра» исемле китабымда шактый урын бирелгән иде. Яңа китапта шуларга өстәп егермедән артык шагыйрь татар телендә «сөйләшә» башлады дип әйтә алам. Аларның күбесе үзебезнең төрки кавем шагыйрьләре. Бу шагыйрьләрне моңа кадәр бары тик урысчага тәрҗемәләре аша гына укып белсәм, үз туган телләрендә чыккан китаплары аша тәрҗемә итү миңа аларны өр-яңадан ачарга мөмкинлек бирде. Русчага тәрҗемәләрернең үз телләреннән шактый читкә китүен күрү дә шактый сискәндерде. Чөнки автор фикере, образларны һәм фикер сөреше, аны әйтеп бирү өслүбе шактый үзгәреш кичергән булып чыкты".
Рафис Корбан  укучылар игътибарына ел саен 2-3 китап нәшер итә. Аның «Илһам» дип аталган шәхси нәшрияты бар. Соңгы арада гына да әлеге нәшриятта аның бер-бер артлы 3 китабы  басылган.
Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев