Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Татар энциклопедиясе"нең V томында татарның атаклы тарихи шәхесләре турында әтрафлы мәгълүмат бирелә (әңгәмә)

Әле яңа гына дөньяга чыккан саллы басмада, Казан ханнары Сәхибгәрәй хан, Сафагәрәй хан; җәмәгать эшлеклеләре Рәмиевләр, Таһировлар; сәнгать эшлеклеләре, халык артистлары: Сара Садыйкова, Салих Сәйдәшев, Җәваһирә Сәлахова, Габдулла Рәхимкулов, Натан Рахлин, Марсель Сәлимҗанов, Ринат Таҗетдинов, Александр Сладковский, Александр Славутский һәм күренекле язучылар турында бәян ителә.
Татар энциклопедия басмаларын татар телендә әзерләү бүлеге җитәкчесе, әйдәп баручы фәнни хезмәткәр, филология фәннәре кандидаты Алсу Яруллина белән Т.Ф. академиясенең Энциклопедия һәм төбәкне өйрәнү институты тарафыннан эшләнеп басмага әзерләнгән тарихи хезмәт турында фикер алышабыз. alsu en - Алсу ханым, “Татар энциклопедиясе”нең татар телендә V томына шактый хезмәт салынган. Монда кайсы чорлар колачланды? - Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә “Татар энциклопедиясе”нең ТР ФАнең Энциклопедия һәм төбәкне өйрәнү институты тарафыннан эшләнеп басмага әзерләнгән 5нче томы ана телебездә дөнья күрде. “Татар энциклопедиясе” – татар халкы һәм Татарстанның борынгы чордан алып безнең көннәргә кадәрге тарихын яктырткан фәнни универсаль басма. Бу томда “Р”, “С”, “Т” (1нче өлеше) хәрефләренә багышланган 3824 мәкалә урын алган. Аларның 1500е шәхесләргә багышланган, 950дән артык иллюстрация бар. Бу басма рус телендә чыккан энциклопедиянең тәрҗемәсе генә түгел. Аңа 100дән артык яңа мәкалә өстәлде, күбесе яңартылды, төзәтелде, яңа статистик мәгълүматлар белән тулыландырылды. - Яңа томны бик үзенчәлекле, дип әйтәләр... - Шулай, әлеге том бик үзенчәлекле, чөнки ул тулысы белән “татарлар”, “Татарстан” төшенчәләре белән бәйле, шуңа күрә татар халкы, Татарстанның тарихы, сәнгате, әдәбияты, сәнәгате, авыл хуҗалыгы һ.б. өлкәләренең үсешен күрсәткән мәгълүматка бай мәкаләләр шушы томда тупланган. Татарстанның 62 авылы татар сүзе белән башлана! - “Татарстан Республикасы” мәкаләсе үзе генә дә 54 бит урын алган, икән. - Анда республикабызның Конституциясе, хокукый статусы, административ-территориаль бүленеше, дәүләт органнары, символлары, дәүләт бүләкләре һ.б. турында аерым мәкаләләр бирелгән. “Татарлар” мәкаләсендә татар халкының килеп чыгышы мәсьәләсендә фәндәге 3 төп концепция китерелгән. Беренчесе – болгар-татар, икенчесе – татар-монгол, өченчесе төрки-татар концепцияләре. Татар сүзе белән башланган мәкаләләр бихисап: “Татар әдәбияты”, “Татар драматургиясе”, “Татар поэзиясе”, “Татар прозасы”, “Татар мәгърифәтчелеге”, татар театрлары: “Татар академия театры”, “Татар опера һәм балет театры”, “Татар курчак театры “Әкият”, “Татар халык архитектурасы”, “Татар халык сәнгате”, “Татар халык йолалары” һ.б. Республикабызның 331 авылы “Т” хәрефенә бирелгән, 62 авылның исеме дә татар сүзе белән башлана: Татар Аксуы, Татар Әйшәсе, Татар Буасы, Татар Суксуы, Татар Урматы, Татар Ялтаны һ.б. - Алсу ханым, китапта “Р”, “С”, “Т” хәрефләренә багышланган мәкаләләр урын алды дидегез,төгәлрәк нәрсәләр турында бәян ителә? - “Р” хәрефенә бирелгән “Руслар”, “Рус теле”, “Рус алынмалары”, “Рус халык архитектурасы”, “Рус халык сәнгате”, “Рус Урматы авыллыгы”, “Руслаштыру сәясәте” исемле мәкаләләрдә Татарстанда рус халкы белән бәйле күп мәгълүмат тупланган. Күләмле, иллюстрацияләр белән бизәлгән “Руслар” мәкаләсендә (авторлары Р.Р.Батыршин, Г.Р.Столяров) халыкның Татарстан төбәгенә килеп урнашу тарихы, тормыш-көнкүреш рәвешләре, традицион милли киемнәре, социаль катлаулары, архитектура үзенчәлекләре, бәйрәмнәре чагылыш таба. Авылларга багышланган мәкаләләрнең исемендә күп кенә авыллар рус сүзе белән башлана: Рус Акташы, Рус Әшнәге, Рус Сарсазы, Рус Урматы, Рус Ялтаны һ.б. - “С” хәрефе бүлегендә, Саба районы да яктыртыла торгандыр? - “С” хәрефенә башланган мәкаләләр дә үзенчәлекле. Алар “Саба” сүзе белән башлана: “Саба елгасы”, “Саба районы”, “Саба урманчылыгы”, “Саба төбәк тарихы музее”, “Саба аучылык тыюлыгы”. Бу томда татар халкының милли бәйрәме Сабан туена, сынлы сәнгатькә, Советлар Союзы Геройларына, Социалистик Хезмәт Геройларына багышланган аерым күләмле мәкаләләр дә урын алган. Татарстанда яшәүчеләрдән 185 кеше Советлар Союзы Герое исеменә лаек була, шуларның 63е – татар, Социалистик Хезмәт Герое исеме 201 кешегә бирелә, аларның 93е – татар. “С” хәрефенә республиканың 117 авылы исеме теркәлгән, Саба, Сарман, Спас районнары турында киң мәгълүмат бирелгән. Татарстан территориясендәге археологик культуралар: “Салтау-Маяк культурасы”, “Сөйке” комплексларына багышланган мәкаләләр бар. Татарлар читтә күпләп яшәгән төбәкләр турында: Рязань өлкәсе, Спас районы (Түбән Новгород өлкәсе), Сафакүл районы (Курган өлкәсе), Сатка районы (Чиләбе өлкәсе), Свердловск өлкәсе һ.б., шулай ук сәнәгать өлкәсе буенча күп мәгълүмат табарга була: Яшел Үзән шәһәрендәге “Серго исемендәге завод (Позис)”, Казанның “Сантехприбор” заводы һ.б. - V томда татарның тарихи шәхесләре турында да әтрафлы мәгълүматлар тупланган икән? - Энциклопедиянең хәзинәсе булырлык битләр – анда кергән аерым кешеләргә багышланган мәкаләләр (персоналийлар). Татар халкының күренекле тарихи шәхесләре: Казан ханнары Сәхибгәрәй хан, Сафагәрәй хан; җәмәгать эшлеклеләре Рәмиевләр, Таһировлар; сәнгать эшлеклеләре, халык артистлары: Сара Садыйкова, Салих Сәйдәшев, Җәваһирә Сәлахова, Габдулла Рәхимкулов, Натан Рахлин, Марсель Сәлимҗанов, Ринат Таҗетдинов, Александр Сладковский, Александр Славутский һ.б.; күренекле язучылар: Атилла Расих, Әхмәт Рәшит, Ибраһим Салахов, Сәгыйть Сүнчәләй, Һади Такташ һ.б.; күренекле галимнәр: академиклар Р.З.Сәгъдиев, Р.С.Сәйфуллин, Т.К.Сираҗетдинов, М.Х.Сәлахов, Н.А.Сәхибуллин, И.А.Тарчевский, В.П.Тронов һ.б.; сәясәт һәм дәүләт эшлеклеләре, авыл хуҗалыгы, сәнәгать җитәкчеләре һәм бик күп башка халык хуҗалыгы тармакларында эшләгән күренекле шәхесләрнең эшчәнлеге киң яктыртыла. Том ахырындагы кушымталар да игътибарга лаек. Анда Социалистик Хезмәт Геройлары, Советлар Союзы Геройлары, Дан орденының тулы кавалерлары, ТРның Фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт бүләге лауреатлары, ТРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреатларының, шулай ук 5нче том авторларының тулы исемлекләре бар. Татарстан Республикасының физик, административ, геологик карталары, шулай ук Татарларның Россия Федерациясендә һәм чит илләрдә күпләп таралып урнашкан төбәкләрен күрсәткән карталар татар телендә бирелгән. Татарстанда 201 кеше Социалистик Хезмәт Герое исемен ала, шуларның 93е – татар. - Сезнең институт башкарган хезмәтнең бу бер юнәлеше генә бит әле. Китап халыкка барып җитәчәкме? Аның адресаты кем булачак? - Кыскасы, Татар энциклопедиясенең ана телебездә эшләнгән 5 томы – Республикабызның, татар халкының зур рухи һәм матди потенциалга ия булуын күрсәтүче басма. Әлеге хезмәтнең дөнья күрүе – “Татарстан Республикасы халыкларының телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасы”н гамәлгә ашыру максатында башкарылган зур эш. Татар энциклопедиясе югары уку йортлары һәм мәктәп укытучыларының, журналистлар, матбугат, мәдәният хезмәткәрләренең һәм башка зыялыларның, һичшиксез, китап киштәләрендә булыр дип ышанабыз. Бу том да, башка томнар кебек үк, республикабызның фәнни-тикшеренү институтларына, югары уку йортларына, ТР Милли китапханәсенә, архив учреждениеләренә, радио-телевидение, вакытлы матбугат органнарына тапшырылачак.
Мөршидә Кыямова, Интертат

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев