Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Татар энциклопедиясе"нең 5нче томы дөнья күрде

Татарстан Президенты Указы нигезендә, “Татар энциклопедиясе”нең 5нче томы татар телендә дөнья күрде. Ул Татарстан Фәннәр академиясенең Энциклопедия һәм төбәкне өйрәнү институты тарафыннан эшләнеп басмага әзерләнде.  Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына Татар энциклопедия басмаларын татар телендә әзерләү бүлеге җитәкчесе, әйдәп баручы фәнни хезмәткәр, филология фәннәре кандидаты Алсу Яруллина хәбәр итте. “Татар энциклопедиясе” – татар халкы һәм Татарстанның борынгы чордан алып безнең көннәргә кадәрге тарихын яктырткан фәнни универсаль басма, - ди Алсу Яруллина. -  Бу томда “Р”, “С”, “Т” (1нче өлеше) хәрефләренә багышланган 3824 мәкалә урын алган. Аларның 1500е шәхесләргә багышланган, 950дән артык иллюстрация бар. Бу басма рус телендә чыккан энциклопедиянең тәрҗемәсе генә түгел. Аңа 100дән артык яңа мәкалә өстәлде, күбесе яңартылды, төзәтелде, яңа статистик мәгълүматлар белән тулыландырылды”.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев