Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татар егете Сингапурда тавыш биргән

Казан егете, NFM-Technologies компаниясендә программачы булып эшләүче Юлдаш Ягъфәров Россия Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатлар өчен тавышын Сингапурдагы Россия илчелегендә урнашкан 8268 санлы сайлау участогында биргән.

Сайлаудан чыккач, Юлдаш Facebook социаль челтәрендәге аккаунтында "Гражданлык бурычымны үтәдем!" - дип язып чыккан.

Юлдаш Ягъфәров - татар галиме Рәшит Ягъфәровның улы, кинорежиссер, Татарстан кинематографистлары союзы рәисе Илдар Ягъфәровның энесе.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев