Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татар егете "Apple" компаниясенең ясалма интеллект бүлеген җитәкләячәк!

Үз автомобильләрен җитештерә башлау идеясеннән баш тартып, соңгы вакытта «Apple» җитәкчеләре ясалма интеллект һәм машиналарны өйрәтү технологияләренә зур игътибар бирә башлаган иде. Шул исәптән, компания «Ясалма интеллектны өйрәнү буенча директор» дигән яңа вазифа булдырып, әлеге урынга Карнеги университеты галиме Руслан Сәләхетдиновны билгеләгән.

Ул компаниядә иң беренче чиратта Siri тавыш ярдәмчесе опциясен камилләштерү белән шөгыльләнәчәк, дип хәбәр итә "Коммерсантъ".

Руслан Сәләхетдинов хәзерге вакытта Питтсбургта яши. 2001 елда Төньяк Королинаның Хай-Пойнт университтында компьютер фәннәре һәм математика бакалавры дәрәҗәсен алган. 2003 елда - Торонто университетында магистр дәрәҗәсен. 2009 елда Торонто университетында докторлык диссертациясен яклаган.

2009 - 2011 елларда Массачусетс технологик университетында ясалма интеллектны тикшеренү белән шөгыльләнгән. 2011 - 2016 елларда Торонто университетында компьютер һәм статистик фәннәр департаментында эшләгән. 2016 елның февраленнән - Питтсбургның Карнеги - Меллон университетында ясалма интеллектны өйрәнү департаментында. 17 октябрьдән - Apple компаниясенең ясалма интеллектны тикшеренүләр буенча департаменты директоры. Йөздән артык фәнни язма авторы.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев