Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татар әдәбиятыннан яңа хрестоматия дөнья күрде

1–4 нче, 5–8 нче, 9–11 нче сыйныф укучылары өчен татар әдәбиятыннан яңа хрестоматия дөнья күрде. Өч томдагы “Без бит – Арча яклары” дигән бу җыентыкта Габдулла Тукайдан башлап Арча төбәгеннән чыккан барлык әдипләр, алар белән беррәттән әдәбият мәйданына әле яңа гына аяк баскан каләм ияләренең дә иҗат җимешләре тупланган. Бу хакта "Арча хәбәрләре" газетасы хәбәр итә.

Район башлыгы Илшат Нуриев: "Әлеге китапка кертелгән әсәрләр аша якташ язучыларыбызның бай мирасын туплап, үсеп килүче буынга тапшыру һәм тормышта үз урыныгызны табарга ярдәм итү максаты куелды. Бу әсәрләр сезгә рухи дөньягызны баетырга, бер–берегезне хөрмәт итәргә өйрәнергә, алдыгызга куелган максатларга ирешергә ярдәм итәр дигән теләктә калам”, – дигән китапка кереш сүзендә. Укучылар гына түгел, әдәбият сөючеләр дә өзелмичә укып чыгарлык бай эчтәлекле, кызыклы, мавыктыргыч әсәрләрдән торган бу җыентыкны бастырып чыгару да Илшат Нуриев идеясе.

“Узган ел кыш язучылар белән очрашу вакытында район башлыгы якташ әдипләребез әсәрләрен туплап, хрестоматия чыгару уе барлыгы турында белдергән иде. Без шуны тормышка ашырдык”, – диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов. Аның сүзләренчә, бу китапны туплауда “Казан арты” тарих–этнография музее, район мәгариф идарәсе хезмәткәрләре, районның барлык татар теле, башлангыч сыйныф укытучылары үз өлешен керткән, якташ язучы Рөстәм Галиуллин, “Мәгариф–Вакыт” нәшрияты җитәкчесе Мөдәррис Вәлиев зур ярдәм иткән. Ә матди яктан Татарстан Дәүләт Советы депутаты, “Таттелеком” компаниясе генераль директоры Лотфулла Шәфигуллин булышкан.

Һәр китап Габдулла Тукай иҗаты белән башланып китә. Аны Гариф Ахунов, Гомәр Бәширов, Мөхәммәт Мәһдиев, Мостафа Ногман, Рафаил Төхвәтуллин кебек даннары еракларга таралган язучылар, бүген районда яшәп иҗат итүче танылып килгән каләм ияләренең әсәрләре дәвам итә.

Арча сәнгать мәктәбендә кичә “Без бит – Арча яклары” дигән дәрестән соң уку өчен чыгарылган өч томлык җыентыкны тәкъдим итү кичәсе булды. Аны район башлыгы Илшат Нуриев ачып җибәрде. Аннан сүз чараның олы кунагы РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдиновка бирелде. “Үз тарихыңны, үзеңдә чыккан әдипләрне барлау зур әһәмияткә ия. Укытучыларга сөйләү өчен дә зур материал бу, – диде ул. – Бүген танылган шәхесләр, әдипләр бирү буенча Арчаны, һич икеләнмичә, беренче урынга куя алам”.

Китап бәйрәменә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Гөлназ Исмәгыйлева, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов кайткан, әсәрләре әлеге китапларда тупланган якташ әдипләр, Арча төбәгеннән чыккан үзешчән язучы, шагыйрьләр, республика газета–журналларында эшләүче журналистлар да чакырылган иде. Ул укучылар, Арча үзешчәннәре чыгышы белән бизәлеп барды, хрестоматиядә бирелгән әсәрләрдән өзекләр яңгырады, сәхнәләштереп күрсәтелде. Соңыннан әдәбият, сәнгать, мәдәният, театр өлкәсендә зур уңышларга ирешкән укучылар, яшьләргә районның быелгы Гариф Ахунов исемендәге премиясе тапшырылды.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев