Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татар әдәбиятыннан 2013 нче елда имтихан биргән бердәнбер укучы элемтәче булырга укый

2013 нче елда татар әдәбиятыннан БДИ тапшырган бердәнбер укучы Раушан Заманов бу имтиханны үз көчеңне сынап карау гына дип саный. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф бүлеге мәгълүматларына караганда, 2014 һәм 2015 нче елларда югары класс укучылары арасында бер генә укучы да әдәбияттан Бердәм дәүләт имтиханы тапшырмаган. 2016 нчы елда татар әдәбиятыннан имтихан тапшыручы бер генә укучы булды. Сарман районы Азалак авылы егете Раушан Заманов 2013 нче елда татар әдәбияттыннан БДИ сайлаган бердәнбер укучы. “Мин бәләкәй чактан ук китап җене кагылган кеше, – дип сөйли Раушан. – Шуңа да бик күп китаплар укыдым. Аннан соң Чаллы шәһәренең 79нчы лицей-интернатка киләч, укытучым татар әдәбиятыннан олимпиадага җибәрде. Шуннан соң әлеге фәнгә кызыксынуым тагын да артты. Барлык әсәрләрне җентекләп укып бара идем, шуңа да имтихан тапшыру әллә ни авыр тоелмады. Укытучым да: “Тапшырып кара, үзең өчен дә кызыклы булыр”, – диде. Мин биргән елны да, хәзер дә, ялгышмасам, әлеге фәннән БДИ бернинди юнәлештә дә кабул ителми. Әдәбияттан имтихан тапшыруымның файдасы да, зыяны да булмады дип уйлыйм”. Раушан үзенең бу фәнгә әйбәтләп әзерләнмәвен әйтте, шуңа баллар да әллә ни югары булмады бугай диде. Төгәл санын хәтерләми. Әмма имтиханны ничек тапшырганын хәтерли. “Ул резерв көн иде, БДИны тапшырырга Чаллыга бардым. Калган кешеләр башка фәннәрдән бирергә килгәннәр иде. Миңа “Бездә андый әйбер юк”, - диделәр. Нык итеп бар, әдәбиятны тапшырырга килдем дигәч, керттеләр. Ничә балл икәнен белмим, 50-60 дип истә калган. Укырга керер өчен кирәк булмагач, сертификатын да алмадым. Үземнең бер укытучым: “Сертификатыңны Казаннан барып ал””, - дип, миннән көлеп тә йөрде”, - дип искә ала Раушан. Раушан Заманов мәҗбүри фәннәрдән һәм әдәбияттан тыш химия һәм физика фәннәреннән дә имтихан тапшырган. КАИ-КНИТУга элемтә юнәлешенә укырга кергән. Тормышын башка юнәлеш белән бәйләсә дә, Раушан әле дә яратып китап укуы турында сөйләде. “Электрон китаптан укырга ияләшеп киттем. Шунлыктан хәзер күбесенчә рус телле китаплар укыйм. Чөнки татарча әсәрләрне электрон форматта табу мөмкин түгел диярлек. Жанрларга килгәндә, нәрсә кулга килеп эләксә, шуны укыйм,” – диде Раушан Заманов. Югары уку йортларының керү имтиханнары исемлегендә татар әдәбияты фәне булмагач, аннан имтихан тапшыруның мәгънәсе юк дигән фикердә егет. “Шуңа да әдәбиятан БДИны кызыксынып укучы яшьләр генә тапшыра,” – ди Раушан Заманов. “Әгәр дә һичьюгы татар теле укытучысы итеп кабул итсәләр, бу имтиханны тапшыруның файдасы бар. Анда да кабул итүнең файдасы юк икән, бу кызык өчен, үзеңнең көчеңне сынап карау гына. Тик томалдан укырга керү урынына өстәмә көч алып вакыт уздыру”, - дип сөйләде егет. Раушан Замановка 21 яшь. Каникулны туган ягында - Сарман районы Азалак авылында үткәрә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев