Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татар әдәбияты көннәре

Мөслим районында татар әдәбияты көннәре булып узды. Бирегә Казан, Чаллы, Әлмәт һәм Түбән Камадан егермедән артык язучы килде. Алар район башлыгы Рамил Муллин белән очрашты, Мөслим белән танышты. Зифа Басыйрова исемендәге Мәдәният йортында язучылар катнашында зур кичә булды. Икенче көнне очрашулар мәктәпләрдә һәм гимназия­ләрдә дәвам итте. Каләм ияләре шагыйрь Зөлфәтнең туган өе диварына, Татарстанның халык язучысы Фоат Садриевның йортына элмә такталар кую тантаналарында катнаш­ты, Наис Гамбәр, Флүс Латыйфи, Харрас Әюповның каберләренә чәчәкләр салды. Аларның рухына дога багышланды. Язучылар Х.Әюповның чишмәсен дә карады, суын эчте.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев