Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татар әдәбияты классигы Гаяз Исхакыйның мирасы яңадан сәхнәдә күрсәтеләчәк

Бу турыда Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры матбугат хезмәте хәбәр итә. 13, 14 һәм 24 апрельдә Гаяз Исхакый әсәр буенча куелган “Тормышмы бу?..”спектакленең премьерасын тәкъдим ителә. "Тормышмы бу?" әсәренең герое – яшь шәкерт халыкка хезмәт итү теләге белән яна. Әмма, Ислам фәннәрен өйрәнеп үзләштергән, рус һәм Европа мәдәниятенә таба йөз тоткан, ислахчы булып халкына хезмәт итәргә хыялланган мәхдүм - мулла улы акылына түгел, ә табигый ихтыяҗларын өстенрәк куеп, хисләренә буйсына. Нәтиҗәдә, тормыш ваклыклары белән мәшгуль уртакул авыл мулласы булып кала. Геройның хыялый чынбарлыгы, мәгънәсез яшәеше, шәхес буларак психологик таркалуы автор кинаясенең нигезен тәшкил итә. Хәбәрдә әйтелгәнчә, спектакльнең режиссер концепциясе татар сәхнәсе өчен яңа булган этюд ысулын куллануны күздә тота. Инсценировканы һәм рольләрне иҗат иткәндә әсәрдән диалоглар гына түгел, шулай ук авторның фикерләре дә, табигатьнең һәм геройларның бер-берсенә мөнәсәбәтләренең тасвирламалары да үзгәртелмичә алынган. Спектакльнең режиссеры - Айдар Җаббаров, рәссам - Булат Ибраһимов.
Татар-информ
kamalteatr

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев