Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татар әби-бабасы турында повесть язган рус кызы премиягә лаек булды

Аксёнов фестивале кысаларында яшь язучылар һәм шагыйрьләргә «Йолдызлы билет» Бөтенроссия премиясе тапшырылды. Үткән елларда бу премиягә Денис Осокин, Анна Рус, Булат Ибраһим, Гузәл Яхина кебек бүген күпләргә билгеле авторлар лаек булган иде.

«Йолдызды билет» премиясе Россиянең төрле төбәкләрендә яшәп иҗат итүче ике яшь каләм иясенә бирелә – язучыга һәм шагыйрьгә. Быел ул «Золотой корень» повесте өчен Евгения Декинага, ә поэзия номинациясендә исә Роман Рубановка тапшырылды.

Евгения тумышы белән Кемерово өлкәсеннән, соңгы елларда Мәскәүдә яши. «Золотой корень» повестендә ул Себер якларында кечкенә генә шәһәрдә гомер кичергән татар әбисе һәм бабасы турында яза. «Мине алар тәрбияләде. Алар тормышка якты карашы, зирәклеге, кунакчыллыгы белән кырыс Себер шартларында үзгә бер дөнья иде», — дип искә алып сөйли Евгения. Повестенең җиңү яулавына ул чиксез куана, бу әле аның тәүге әдәби премиясе.

Чыганак: http://intertat.ru/tt

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев