Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татар драматургы Аманулла вафат

Татар драматургы Әмир Камалиев бүген вафат булды. Аңа 59 яшь иде. Бу мәгълүматны аның туганнары раслады.

Татар драматургы Әмир Камалиев бүген вафат булды. Аңа 59 яшь иде. Бу мәгълүматны аның туганнары раслады.

Әмир Камалиев өендә вафат булган, әлегә төгәл сәбәбе билгеле түгел. Туганнан туган сеңлесе Регина Камалиева әйтүенчә, йөрәк белән бәйле булуы мөмкин.

 

Хушлашу  1 июль көнне сәг. 11:00 Г. Кариев театрында булачак.

Әмир Камалиев Аманулла тәхәллүсе белән иҗат итте. Күренекле драматургка 2020 елның маенда 60 яшь туласы иде. Аның соңгы эшләренең берсе – ТНВ каналында төшереләчәк “Рәхәт яшибез!” ситкомы өчен сценарийлар. Аның ситком әзерләүче креатив төркем белән эшләве билгеле.

  • Әмир Камалиев Татарстанның Апас районы Шыгай авылында туа. 1984 елда Мәскәүдә театр училищесына укырга керә. 1988 елда Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында актер булып эшли башлый. 1992 елда аның Аманулла псевдонимы астында язылган "Җәйге кырау" драмасы Чаллыда куела. Шуннан башлап төрле драмалар иҗат итә, җыентыклары чыга.

чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/06/30/189037/

автор: Рузилә Мөхәммәтова

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев