Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татар дөньясындагы беренче Коръән сүзлеге - Казанда тәкъдим ителде

Бүген Татарстан Милли китапханәсендә Каюм Насыйриның кулъязмалары буенча төзелгән басмаларны киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим итү чарасы булды. Анда китапны төзүчеләр, төрле китапханәләрдә эшләүче хезмәткәрләр, Каюм Насыйри иҗатын өйрәнүчеләр, Россия ислам институты студентлары һ.б. лар килгән иде. Каюм Насыйриның Казандагы музей йорты директоры Рушания Шәфигуллина сүзләренчә, моңа кадәр КФУда һәм Россия ислам институтында китап белән таныштырганнар. Басма үзе 2 томнан тора. Беренче том Казанда 1861 елда “Кәлам  Шәриф” исеме белән бастырылган Коръәннең факсимиль нөсхәсеннән гыйбарәт. Икенче том Каюм Насыйриның “Казан Шәриф” басмасына нигезләнеп төзелгән сүзлекне тәшкил итә. Ул “Мифтах әл-Коръән” дип атала. Әлифба тәртибендә төзелгән сүзлектә 46,2 мең сүз теркәлгән. Аларның югарыда телгә алынган “Кәлам Шәриф”тә нинди сүрәдә һәм кайсы сәхифәләрдә урын алганлыгы да күрсәтелгән. Татар галиме төзегән әлеге хезмәт ислам дөньясында Коръәннең беренче конкорданс сүзлеге  булып тора.  (Конкарданс сүзлек - сүзләрнең мәгънәсен һәм конкрет текстта ничек кулланылганын күрсәтүче сүзлек). К.Насыйрига кадәр “Кәлам Шәриф” бүлекләргә бүленмәгән һәм бит саннары да куелмаган булган. Галим исә изге китап битләренә саннар куйган. Шулай ук сүзлек аерым бүлекләргә (бабларга) бүленгән. Аларның саны — 28. Баблар, үз чиратында 160 бүлекчәләргә бүлеп күрсәтелә. “Әлеге хезмәтләр ислам дөньясында, исламны өйрәнүдә искиткеч зур мәртәбәгә ия. Ул  Коръәннең татар дөньясында язылган беренче сүзлеге. Бу хезмәткә без зур игътибар бирдек, зур көч куйдык. Бу кулъязма 130 ел дәвамында якты дөнья күрмәгән дияргә мөмкин. Язылып бетеп, бер гасырдан артык вакыт узгач кына ул бастырып чыгарылды”, - диде Рушания Шәфигуллина. Аның сүзләренчә, Каюм Насыйри әлеге хезмәтен 70 дән артык фәнни эшләре арасында, иң олысы дип билгели. Ул аны 4 ел язган. Россия ислам институты өлкән укытучысы Резеда Сафиуллина бу хезмәтнең табылуын искиткеч уңыш, аның әһәмияте, һичшиксез, зур диде. “Үзебезнең нинди байлыкка ия булуыбызны һәм кем булуыбызны аңлар өчен читтән карарга кирәк. Бу китапны беренче тапкыр тәкъдим итү чараларыннан соң күпме вакыт үтте, тик без әле һаман да аның кыйммәтен аңлап бетерә алмыйбыз. Бу — революцион ачыш”, - диде ул. Китап татарларга хас яшел төсле тышлыкта эшләнгән. Анда ярты агач рәсеме сурәтләнгән. Әгәр дә ике басманы бергә янәшә куеп карасаң, алар бербөтен агачны тәшкил итә. Басмалар 100 данә тираж белән, фермер Марат Бәхтияровның матди ярдәмендә басылган. Китаплар белән республиканың зур китапханәләрендә танышырга мөмкин.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев