Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Татар дөньясы өчен яңа дәрәҗәдәге берәр проект эшлисем килә" - Башкортстанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиев

Яшь башкаручыларның күп кенә җырларында мәгънә юк, шул сәбәпле, татар эстрадасын югарырак дәрәҗәгә күтәрергә кирәк. Башкортстанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиев “Татар-информ” агентлыгына шул хакта белдерде. “Нигә җырлаганнарын, сәхнәгә нәрсәгә чыкканнарын белмиләр. Татар дөньясы өчен яңа дәрәҗәдәге берәр проект эшлисем килә”, – дип белдерде Әнвәр Нургалиев. Җырчы шул ук вакытта җырларны туплау шактый чыгымлы булуын белдерде. “Җырлар кыйммәт хәзер. Яшь талантлар бик күп, ләкин аларның отышлы җырлар алып эшләргә хәлләреннән килми. Авылларда талантлы кешеләр бик күп. Аларны тыңлап, исең китә. Тыңлыйм да : "Кара әле, мин дә җырлап йөрим инде", - дип уйлап куям. Тик тәҗрибәләре дә, акчалары да җитеп бетми”, – диде Әнвәр Нургалиев. Әнвәр Нургалиев фикеренчә, бүген татар эстрадасының күчеш чоры. “Менә Элвин Грей килеп чыкты. Бүген безнең балаларның күбесе русчалы-татарчалы сөйләшә. Бу – аның буыны. Моңа кадәр аларга тыңларга җырчы юк иде. Башка яшьләр җырлап карый, ә тамашачыга нәрсә кирәк икәнен аңламый. Ә Радик нәрсә кирәклеген эзләп тапты. Мин аны икенче Шатунов дияр идем. Бүгенге яшьләр Элвин Грейны ярата. Аның булуы кирәк”, – дип белдерде Әнвәр Нургалиев. Безнең белешмә: Әнвәр Нургалиев 1974 елда Башкортстанның Әлшәй районында туа. Уфа сәнгать училищесында белем ала, Уфа дәүләт сәнгать академиясен тәмамлый. 1995 елда – “Туган тел” конкурсы лауреаты. Хәзерге вакытта Башкортстандагы иң популяр җырчыларның берсе.ТМТВ музыкаль премиясендә "Соң дисең микән" җыры өчен "Романтик җырчы" номинациясендә бүләкләнде.  
Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев